«Биклән» җитештерү кооперативында терлек башын киләсе ике елда икеләтә арттырырга планлаштыралар

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе
«Биклән» җитештерү кооперативында терлек башын киләсе ике елда икеләтә арттырырга планлаштыралар. Быел май аеннан «Биклән» җитештерү кооперативын Яр Чаллыда урнашкан, милекче Алексей Миронов җитәкчелегендәге «ЕвроГрупп» компаниясе үз канаты астына алды. Шул чордан башлап бүгенгә кадәр оешма шактый үзгәрешләр кичерергә өлгерде. Бүген хуҗалыкта тулы куәтенә төзү, төзекләндерү, яңарту эшләре бара, әкренләп эшче кадрлар туплана. Предприятиенең төп юнәлеше – терлекчелек. Барлык эшләр мал башын саклау, арттыру, тәүлеклек артымны күтәрү максатын күздә тотып башкарыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International