24 ноябрь көнне муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе Наврозова Әсхадә Зиятдин кызы Биклән авылында гомер итүче Харисова Зәйтүнә Сәлих кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Президенты В.В.Путиннын тәбрикләү открыткасын һәм район башлыгы В. Хаҗиев исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.Шулай ук юбилярны район ветераннар оешмасы рәисе Г. Зарипов, авыл җирлеге башлыгы урынбасары , туганнары котлады.