Федераль салым хезмәтенең 9нчы районара инспекциясе исегезгә төшерә:милек салымы түләргә 2 көн вакыт калды

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

Үзгәрешләргә килгәндә, салым түләүченең Россия территориясендә берничә милек объекты бар икән, аларга быел бердәм салым уведомлениесе җибәрелде. Эшмәкәрләргә кагылышлы яңалыклар да бар – элек бизнес вәкилләре салымны үзләре исәпләп, декларация тутырсалар, быел аларга җир салымын түләү турында уведомление җибәрелде. Тагын бер яңалык – фатирлардан, торак йортлардан, дача участокларындагы һәм гаражлардагы төзелеш объектларыннан кала, быел милек итеп рәсмиләштерелгән машина кую урыннары, ахырына кадәр төзелеп бетмәгән объектлар өчен дә салым билгеләнде.

Салым билгеләнә торган объектлар, аларның кадастр бәяләре турындагы мәгълүматны кадастр органы салым органына җибәрә. Шулай булгач, һәр физик затның милек объекты салым органында теркәлә һәм аңа салым салына. Уведомлениеләр ниндидер сәбәпләр аркасында адрес буенча килеп җитмәгән икән, гражданин салым органына үзе мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Салымны түләмәүчеләргә һәм түләүне вакытында башкармаучыларга соңга калган бер көнгә салым суммасының 0,03 проценты күләмендә пеня исәпләнә. Түләү срогы тәмамланып алты ай үткәннән соң салым органы документларны судка җибәрергә, сезнең милеккә һәм акчагызга арест салынырга мөмкин. 

Бу көннәрдә тукайлыларга хезмәт күрсәтүче Федераль салым хезмәтенең 9нчы районара инспекциясендә эш сәгатьләре озынайтылды. Инспекция Яр Чаллының ЗЯБ бистәсе, Тимерьюлчылар тыкрыгы, 17 йорт адресы буенча урнашкан. Ул дүшәмбе, чәршәмбе, җомга 8.00-18.00 сәгатьләрдә, сишәмбе, пәнҗешәмбе – 8.00-19.00 сәгатьләрдә, айның икенче һәм дүртенче шимбәсендә 8.00-13.00 сәгатьләрдә халыкны кабул итә.

Салымнарны банк, почта бүлекчәләрендә, квитанциядә күрсәтелгән индекс буенча банкоматларда, банкларның онлайн-сервисларында, Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында, гел дә булмаса, авыл җирлеге администрациясенең кассасы аша түләргә мөмкин. Ә иң яхшысы – Интернетта шәхси кабинет ачу. Аннан шулай ук түләүләрне башкарырга була, Оплатить налоги можно любым удобным способом: через отделения банков и их терминалы или воспользовавшись электронными сервисами на сайте ФНС России www.nalog.ru – «Заплати налоги» или «Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц».

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International