Беренче татар балетмейстеры Гай Таһировның тууына 110 ел уңаеннан уткәрелгән III Республикакүләм татар халык һәм этнографик биюе «Шома бас» смотр-конкурсында Тукай районы Мәләкәс авылыннан Адамова Людмила җитәкчелегендәге “Питрау” балалар фольклор ансамбле, хореограф Татьяна Солдатова сәхнәләштергән “Кичке уен” хореографик-музыкаль күренеше белән I дәрәҗә лауреат дипломы алып кайтты. Фестиваль 28 нче ноябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге драма театры бинасында үтте. Фестивальдә республиканың 13 районыннан 19 коллектив чыгыш ясады. Зал тулы тамашачы биючеләрне җылы каршылады, алкышларга күмде. “Питрау” ансамбленең чыгышын жюри әгъзалары югары бәяләде. Безнең балаларның чыгышын караган коллективлар “менә, ичмасам, балалар,үзләре җырлыйлар, үзләре бииләр ”- дип тел шартлатты.
.jpg)
Сәнгать җитәкчесе Лидия Фәртдинова