ТРның uslugi.tatarstan.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гражданнардан “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгатьләр кабул ителә,шулай ук Тукай районы буенча белешмәләрне 70-00-76 телефонына да җибәрергә.яки шалтыратырга була
Билгеле булганча, әлеге мәгълүмат системасын булдыру ТРда дәүләт хакимияте башкарма органнарының һәм җирле үзидарә органнарының эшчәнлеген камилләштергәндә гражданнар фикерләрен исәпкә алуны тәэмин итү максатыннан чыгып башкарылды.
Шулай итеп, хәзер һәркем юл хуҗалыгы, мәгариф, медицина, социаль хезмәт күрсәтү, төзекләндерү, экология һ.б. өлкәләрдәге проблемалар турында дәүләткә “сөйли” ала.