Халыкараинвалидларкөне уңаеннан Мәләкәс авылы мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларыбыз өчен очрашу кичәсе үткәрелде. Килгән кунакларга авыл җирлеге башлыгы Кузнецова И.Н., мәктәп директоры Шагалеева С.Х., ветераннар оешмасы җитәкчесе Калинин М.Н. һәм шушы җирлек депутаты Мифодеев М.В.үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Балалар үзләренең матур чыгышлары белән куандырдылар, килгән авылдашлар үзләре дә җырлады,биеде һәм оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп күтәренке күңел белән таралыштылар.
Китапханәче Лидия Фәртдинова