Сосновый Бор поселогының спорт залында мини-футбол буенча район чемпионаты үткәрелде.

2016 елның 9 декабре, җомга

Сосновый Бор поселогының спорт залында мини-футбол буенча район чемпионаты үткәрелде. Ярышларда авыл җирлекләре, район оешма һәм предприятиеләреннән җыелган ир-атлар командалары көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча Әҗмәкәй авыл җирлеге спортчыларына тиңнәр булмады. Икенче урында Круглое Поле авыл җирлеге ир-атлары калды. Өченче урын исә Мәләкәс авылы спортчыларына бирелде. 

Әйтергә кирәк: ярышлар тәмамлангач, барлык спортчыларга да, Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне уңаеннан, махсус блокнотлар, календарьлар, ручкалар таратылды. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International