Пенсионерларны компьютерга өйрәтү буенча курслар эшли башлады

2016 елның 9 декабре, җомга

Бәтке авылы мәктәбендә «Белем аша өлкән яшьтәгеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту» дигән шигарь астында пенсионерларны компьютерга өйрәтү буенча курслар эшли башлады. Яңа уку классын пенсия фонды идарәсенең Тукай районы бүлеге җитәкчесе Раил Тимербаев, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов ачып җибәрделәр. Өлкән яшьтәге әби-бабайларга компьтер нигезләрен Андрей Лысенков өйрәтә. Компьютер белеме нигезләренә төшенергә теләгән пенсионерлар 34-09-14 номеры буенча шалтыратып, кызыксындырган сорауларын бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International