25 декабрь көнне Казада «Татнефть-Арена»да ТР Президенты катнашындагы Яңа ел чыршысына районнан 22 бала барачак. Чарада республика район һәм шәһәрләреннән 3000ләп бала катнашачак. Районнан баручы 22 бала төрле мәктәпләрдән сайланган. Алар – активистлар, олимпиадалар, район һәм республика конкурслары җиңүчеләре, ятимнәр, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр. Быел укучылар белән бер автобуста педагоглардан һәм медицина хезмәткәреннән кала, полиция хезмәткәре дә булачак.