Шимбәдән шәһәрдә каз ярминкәләре башлана

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Чаллы шәһәренең 3 мәйданчыгында – Сарман трактында, «Южный» агросәнәгать паркында, Галиәсгар Камал исемендәге бульварда (Тынычлык һәм Мәскәү проспектлары арасында) һәр шимбәдә ярминкәләр оештырыла. Үткән шимбә ярминкәләрендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов та булып китте. Ул ярминкәләрдә сатыла торган авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфаты, бәясе һәм төрлелегеннән канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International