Яңа Байлар авылында яшәүче Мәхмүтҗан Сабир улы Сабировка 19 декабрь көнне 90 яшь тулды. Аны котларга район аппарат Советы җитәкчесе Әсхада Наврозова килде,аңа Президент В. Путинның Котлау открыткасын һәм район башлыгы В. Хаҗиев исеменнән тәбрикләү сүзләре һәм истәлекле бүләк тапшырды