Бергәләп кабул итәләр

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

27 декабрь көнне тукайлылар Казанда ТР бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина һәм ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова белән очраша алалар. Бу көнне алар мәгариф өлкәсендә балигъ булмаганнарның хокукларын яклау буенча кабул итү уздыралар. Чара башкаланың Карл Маркс урамы, 61нче йорт, 2нче катында үтә. Теләүчеләр (843) 236-61-64 телефонына шалтыратып, кабул итүгә алдан языла алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International