Районда “Дус сыйныф серләре”дип исемләнгән республикакүләм бәйгенең район этабы үтте.

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

  Мәктәпләрдә ата-аналар комитетларының ничек эшләве, мәктәп белән үзара элемтәнең нинди булуын ачыклау максатында быел республикада беренче тапкыр комитетлар арасында бәйге игълан ителде. “Дус сыйныф серләре” дип исемләнгән республикакүләм бәйгенең район этабы шушы көннәрдә Комсомол поселогында узды. Мәртәбәле жюри:мәгариф идәрәсе башлыгы урынбасары Эльвира Василовна, район "Әтиләр  Советы"  рәисе      Наиль Миннебаевич, район"  Тәрбия эшләре узәге" директор урынбасары  Альфия Робертовна һәм методист-психолог  Александр Валерьевич  комитет эшчәнлегенә бәя бирдею. Һәр комитет үз юнәлеше буенча эшли. Ә камиллекнең чиге юк, шуңа да бу бәйге үсәр, камилләшер һәм тәҗрибә уртаклашыр өчен бер мәйдан булды.

Нәтиҗәләр:

1-нче  Новотроицкое мәктәбе, ата-аналар комитеты рәисе  Ландыш Швалёва,

2 нче урын-  Ләйсән  Хуҗахмәтова җитәкләгән Бәтке мәктәбе ата-аналар комитеты,

3нче урын Комсомол мәктәбе,ата-аналар комитеты рәисе Ләйсән  Әхмәтсафина.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International