Район хуҗалыклары алдына бүгеннән үк терлек азыгы әзерләүгә керешү бурычы куелды

2017 елның 9 июне, җомга

Сишәмбе көнне район хуҗалыкларында азык әзерләү техникасының әзерлегенә карау-кабул итү оештырылды. Техниканы ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрылыгының хезмәт саклау бүлекчәсе мөдире Айдар Сәлахов һәм «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең ТР буенча филиалы җитекчәсенең орлыкчылык буенча урынбасары Рафис Хәбибуллин, шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре тикшерде. Аның барышында «Р-Агро», «Гигант», «Ярыш», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда, «Биклән» агросәнәгать комплексында, «Ирек» җитештерү кооперативында, «Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә , «Вильданов» крестьян-фермер хуҗалыгында тагылма һәм үзйөрешле техниканы, моннан тыш тиешле рөхсәт документлары белән барлык механизаторлар (алмаштыручылар да), хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен, үсемлекчелек буенча чараларның башкарылуы тикшерелде. 

Беренче чиратта комиссия «Р-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьне тикшерде. Азык әзерләү техникасы әзерлек сызыгына куелган иде: «Ягуар» комбайны, «МакДон» үзйөрешле чапкычлары, печән кабарткычлары рәт-рәт тезелгән. Моннан тыш комиссия әгъзалары машина-трактор паркы торышын, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешен тикшерделәр.

– Азык әзерләү техникасы, кайбер җитешсезлекләрне санамаганда, әзер, – диде хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов.

Бу җитешсезлекләрне җитәкче бу атнада бетерергә вәгъдә итте. 

– Азык культуралары биләгән мәйдан 2439 гектарны тәшкил итә, шул исәптән люцерна 1200 гектар мәйданны били. Үләннең беренче катыннан – печән, икенчесеннән сенаж әзерлиячәкбез, – диде хуҗалык җитәкчесе.

Айдар Сәлахов хуҗалык җитәкчесенә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның гозерен җиткереп: «Беренче катыннан сенажга салырга кирәк. Коры көннәр юк, әле июнь ае азагына кадәр яңгырлар көтелә. Мондый һава торышында печән кипми», – диде.

Ә «Биклән» агросәнәгать комплексында күпьеллык үлән 30 сантиметр биеклектә генә үсәргә җитешкән. Җитәкче Разил Димөхәммәтов терлек азыгы әзерләүгә чыгарга иртәрәк әле, дип белдерде.

– Люцерна чәчәккә бөреләнү фазасында, шуңа күрә аны чабуга керешергә кирәк. Шулай иткәндә икенче чабымга үсәр өчен үләннәргә күбрәк вакыт калачак, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча киңәшчесе Галимҗан Шәйморатов.

Комиссия килүгә «Ярыш» хуҗалыгы хезмәтчәннәре терлек азыгы әзерләүче техниканы авыл алдындагы мәйданчыкка тезеп куйганнар иде. Яшел келәм өстендә әле шушы көннәрдә генә кайтарылган үләннәрне ега торган «КSU-1» үзйөрешле чапкычы ялтырап тора иде.

– 920 гектар люцерна, 200 гектар кукуруз, 100 гектар катнашазык, 623 гектар берьеллык үлән, 100 гектар яшел азыкка арыш бар. Хуҗалыкта 1400 баш терлек исәпләнә, бу елны шуның һәрберсенә 25-28 центнер азык берәмлегеннән дә ким әзерләмәскә кирәк. Люцернага килгәндә, ул әле 20 сантиметр булып кына үскән, – диде хуҗалык җитәкчесе Расим Шәйхаттаров. 

«Гигант» хуҗалыгында бу елны 2 мең баш терлек өчен мең тонна печән, 8 мең тонна сенаж, 6 мең тонна силос әзерләргә ниятлиләр.

– Һава торышы мөмкинлек бирү белән эшкә тотынабыз, хәзер һәрбер көн кадерле. Техника 100 процентка әзер. Һава торышы гына мөмкинлек бирсен, – диде хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов.

Комиссия булган хуҗалыкларда үзйөрешле чапкычларга һәм азык җыю комбайннарына сезонлы техника хезмәте күрсәтелгән, алар дәүләт техника тикшерүен узган һәм аларның тышкы эстетик торышы да канәгатьләнерлек дип табылды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районның барлык хуҗалыкларында уҗымнарга кагылышлы яклау чаралары башкарыла, беренче чиратта, бу – чүпләнүгә һәм авыруларга каршы эшкәртү эшләре. Шулай ук хуҗалыкларда бөртекле сабан һәм техник культураларны чәчкечләр, сиптергечләр ярдәмендә тукландыралар. Әйтик, «Кама» агрофирмасы хезмәтчәннәре бүгенге көндә шикәр чөгендерен икенче кат тукландыра, ә люпин культурасын эшкәртүне тулысынча тәмамлаган.

– Соңгы ике-өч көндә яуган яңгыр 30 миллиметр тәшкил итте. Әлеге яңгырлар үсемлекләр өчен бик шифалы. Көннәр салкынча тору сәбәпле үсемлекләр акрынрак үсә, шулай да бу алар өчен куркыныч түгел, әмма уңыш булсын өчен тырышырга кирәк. Бу кимчелекләрне уҗымнарны тукландыру белән юк итәргә. Терлек азыгы әзерләүгә килгәндә, узган еллар белән чагыштырганда, күпьеллык үләннәр бу елны ике тапкырга кечерәк – 2016 елны бу вакытка 40 смга җитсәләр, бүгенгә әле 25 см гына, – дип хәбәр итте идарә белгечләре.

Күптән түгел ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2017 елда нинди уңыш көтелүе турында сорауга җавап биреп, кукуруз уңышы куркыныч астында, чөнки җылылык җитәрлек түгел, диде. Шуңа күрә парга калдырылган җирләргә берьеллык үләннәр чәчеләчәк. Бу азык күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип белдерде.

 

 


Эльвира Абдуллина.

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International