18 декабрь көнне 10.00-11.00 сәгатьләрдә тукайлыларны табигатьне саклау буенча Казан районара прокуратурасы прокурорының өлкән ярдәмчесе юстиция советнигы Р.Н.Галимов кабул итә.
18 декабрь көнне 10.00-11.00 сәгатьләрдә тукайлыларны табигатьне саклау буенча Казан районара прокуратурасы прокурорының өлкән ярдәмчесе юстиция советнигы Р.Н.Галимов кабул итә.
Ватан Геройлары көне уңаеннан Иске Абдул мәктәбе һәм "Гиндикуш" музее хезмәткәрләре тарафыннан III Дәрәҗә Дан Ордены кавалер Нуриев Рәфкать абый белән балалар өчен очрашу оештырылды
Районның хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы вәкилләре Актаныш районында булып кайттылар
13 декабрьдә «Энергетик» мәдәният сараенда яшь гаиләләргә ана капиталы сертификатлары тапшырдылар. 69 гаиләнең 3есе Тукай районыннан иде. Әлеге программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле районда барлыгы 2505 сертификат бирелгән. Ана капиталының суммасы бүген 453 026 сумны тәшкил итә.
11 декабрьдә Тукай муниципаль район Советының егерменче утырышы үтте. Анда хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, мәгариф, авыл хуҗалыгы, район башкарма комитеты, палата рәисләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышка 45 депутатның 41е килде. Утырышны муниципаль район башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Закиров алып барды.
12 декабрь көнне Түбән Суык-су авылында яшәүче хезмәт ветераны Сираҗиева Маһия Гиляҗетдин кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга Тукай районы администрациясе башлыгы ярдәмчесе Наврозова Ә.З, Түбән Суык-су авыл җирлеге башлыгы Ихсанов Ф.Г. килделәр. Маһия әбине котлап, саулык-сәләмәтлек теләп, бүләкләр тапшырдылар.
Ришвәтчелекнең нәрсә һәм аңа каршы ничек көрәшергә кирәклеген Мәләкәс укучысыс Солдатова Вера(җитәкчесе Оленёва Оксана Геннадьевна) үзенең иҗади эшен республика күләмендә үткәрүче ришвәтчелеккә каршы конкурста күрсәтә ады һәм ул Казан шәһәре Кремлендә хөрмәтләде