25 март көнне көнне Комсомолец поселогының спорт залында Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау алдыннан ООО"Феникс" призына татар-башкорт милли көрәш буенча 2001-2004 һәм аннан да яшьрәк булган егетләр арасында ярышлар узды. Ярышларда районның 70 спортчы көч сынашты, Командалар беренчелеге нәтиҗәләре түбәндәгечә булды: I урынны Комсомолец(тренеры Тәнзил Хамадиев), II урынны Иске Абдул (Абузар Миннулин) мәктәпләре укучылары яулады. III урында – Новоторицкое(Тәнзил Хамадиев) мәктәбе укучылары.