ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2015 ел
җомга

2 апрельдә Калмия авылы китапханәсендә, мәктәп укучылары катнашында  «Кошлар безнеӊ дусларыбыз» исемле, бәйге узды. Китапханәче Альмира Гилфанова  балаларга, кошлар көнен үткәрү кайчан килеп чыкканын сөйләде.  

1 апрель көнне  Кенәз мәдәният йортында  Изгелек һәм  әдәплелек  бәйрәме узды.  Анда"Забава" кече миниатюр театры һәм "Лепестки" вокаль  ансамбле  катнашында төрле җырлар ,уеннар оештырылды,биюләр башкарылды. 
Бүгенгесе көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 37 мең кешегә  дәүләттән    социаль ярдәм  күрсәтелә 

Социаль хезмәтләр җыелмасы ел саен индексацияләнә. 2015 елның 1 апреленнән ул 5,5% арткан .Аның суммасы 930 сум12 тиен.Шуның даруларга дигән өлеше – 716сум 40 тиен, санатор-курорт дәвалануына – 110  сум 83 тиен, транспортта йөрүгә – 102 сум 89 тиен. 

 

1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

 1 апрельдән тукайлыларның социаль пенсияләре 10,3 процентка артачак.   

Яр Чаллы шәһәре  Пенсия фонда   контакт-центр эшли, моның аркылы  консультация  ,белешмәләр  алып була һәм   кабул итүгә язылырга  мөмкин      

 


 
“Регионнарга – тотрыклы үсеш” конкурсы ул икътисадның төрле тармакларындагы проблемаларны хәл итү, предприятиеләрне һәм инициативалы гражданнарны югары нәтиҗәле производстволар булдыруга стимуллаштыру өчен дәүләт хакимияте органнарының, коммерция һәм җәмәгать оешмаларының тырышлыгын берләштерү максатында гамәлгә куелды. 

28 апрель  көнне 9.00 сәгатьтән  район хакимиятенең (Яр Чаллы шәһәре,46 йорт) 206 кабинетында Сугыш ветераннарына һәм аларның  гаилә членнарына  бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк  .  Тукайлылар  түбәндәге телефон белән 8(8552) 70-36-50  шалтыратып  белешмә ала алалар. 

 

 

Районда 1 апрельдән территорияне төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту ике айлыгы башлана. Территорияне төзекләндерү аны чистарту гына түгел, халыкның көндәлек тормышы һәм ялы өчен уңай шартлар тудыру да, дип белдерде районның баш архитекторы Владимир Писарев хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә.

Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итүче ярминкәләр дәвам итәчәк. Бу атнаның шимбәсендә, ягъни 4 нче апрельдә һәм 11 апрельдә Сарман трактында Тукай районының көзге, яңа ел алды ярминкәләрендә катнашкан агрофирмалары, крестьян-фермер, шәхси хуҗалык тотучылары һәм авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә итүчеләр ит, сөт, кош ите, казылык, бәрәңге, яшелчәләр һәм башка төр ризыклар белән сату итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International