ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
31 март көнне Борды   авыл җирлегендә тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды. Тантанада  катнашучыларны район Советы аппарат  җитәкчесе Әсхядә Зиятдин кызы Наврозова,район башлыгының мобилизация буенча урынбасары Хәлил  Мирякуб улы Хәбибуллин   һәм Борды  авыл җирлеге башлыгы Роза Николаевна Әбдуельманова  котлады.Мәдәният хезмәткәрләре һәм укучылар өлкәннәрне үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр.

Бөгелмә  муниципаль районында балалар фольклор коллективларының 3 нче  республика фестивале үткәрелде. Аны республиканың традицион культураны үстерү үзәге, ТР "Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте сәяси советы башкарма комитеты һәм Бөгелмә  районы хакимияте оештырды. Безнең районнан анда Тамара Тузеева җитәкчелегендәге "Задоринки"(Татарстан поселогы) Иштирәктән"Йолдызкай"(җитәкчесе Гүзәл Хәдиева) балалар фольклор коллектилары   катнашыпты . Алар дипломга лаек булды. Һәр катнашучыга бүләкләр тапшырылды. Балалар күтәренке кәеф белән кайтты.

  Иштирәк  мәдәният йортында 31  март көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан  шахмат -шашка турниры һәм  теннис буенча ярышлар узды
Новотроицкое  мәдәният йортында   Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Матурлык җирне яктырта" дигән картиналар  күргәзмәсе эшләде. Ул Яр Чаллы шәһәре И.Н.Крамское исемендәге ирекле рәссамнар  эсәрләре буенча оештырылган иде .Авыл халкы күргәзмәне бик яратып карады.
Новотроицое  авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче" Забава" вокаль   ансамбле (җитәкчесе Муллагалиева.Л.З.) республикакүләм "Музыкальный звездопад"     фестиваль - конкурста катнашты һәм 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде  

31
март, 2015 ел
сишәмбе
31 март көнне  Мусабай Завод  авыл җирлегендә тыл ветераннарына медальләр тапшыру тантанасы үтте. Анда  муниципаль районы башлыгы урынбасары Люция Хак кызы Әхмәтова  катнашты. Ул тыл ветераннарын чын күңелдән котлады һәм Бөек Җиңүдә аларның өлешләре бик зур булуын искәртеп узды  
Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә  белгечләре Абрамова О. Н. һәм Баева С. Ф.  укучыларны   Татарстан поселогы мәдәният йортында оешкан "Патриот" музеена экскурсиягә алып  бардылар. Бу  экскурсия "2014-2020 еллар өчен   төзелгән  Патриотик  тәрбия программасы" нигезендә оештырылды.

1 апрельдән тукайлыларның социаль пенсияләре 10,3 процентка артачак. Федераль ташламага ия булган гражданнарга – ветераннарга, инвалидларга, радиация алучыларга, Советлар Союзы геройларына, Социалистик хезмәт геройларына һ. б. бер тапкыр бирелә торган айлык түләүләр 1 апрельдән 5,5 процентка индексацияләнәчәк. 


30
март, 2015 ел
дүшәмбе
Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшыру һәр авыл җирлегендә тантаналы итеп уздырыла. Бүген Новотроицкое авыл җирлеге ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре медальләргә һәм истәлекле бүләкләргә ия булды.Чарада муниципаль район башлыгы Васил Гариф улы Хаҗиев катнашты.
Круглое Поле "Яшьлек" мәдәният йортында   балалар көче белән спектакль  куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International