ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

  Бәтке авыл җирлегендә тыл ветераннарына медальләр тапшыру тантанасы үтте.  Бәйрәм тантанасында  авыл китапханә хезмәткәрләре   Бөек Җиңүнең 70 еллык олы юбилена багышланган"Сугыш. Халык. Җиңү" дигән  китап күргәзмәсе оештырдылар 

 17 март көне  Калмаш авыл китапханәсендә 2 класс укучылары белән "Изгелек эшләгез" дигән акөия кысаларында очрашу узды,  соныннан укучылар бик теләп   китапларны  тәртипкә китерделәр, пөхтәләделәр 
16 нче март көнне Калмаш  авыл китапханәсендә   укучылары арасында Габулла Тукай иҗатына багышланган район шигырь бәйгесе үткәрелде . Жюри бөек шагыйребез шигырьләрен иң сәнгатьле сөйләүчеләрне сайлап алачак
 Круглое Поле мәдәният йортында  17 март көнне "Без сәламәт яшәү өчен" дигән тема астында КВН  узды.  Ярышларда 7-11 класс укучылары катнашты , биремнәрне    командалар  бик   җитез һәм тиз итеп   башкардылар 

18
март, 2015 ел
чәршәмбе
 
     Биклән мәктәбе укучылары “Туган телем – серле тел” III Республикакүләм “Туган телем – серле тел” шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә   катнаштылар 
  Бәтке мәктәбенең 1 сыйныф укучылары өчен "Советлар Союзы  батырлары- безнең якташлар" дигән  класс сәгате узды. Класс җитәкчеләре  Гайнатуллина Т.Г. һәм Мигачёва Н.М.  балаларга  Тукай районында туып үскән.   батырлар турында сөйләделәр 
 “ Язгы Мәрхәмәт Атнасы” дип аталган хәйрия акциясе кысаларында Бәтке мәктәбенең 11 класс укучылары(класс җитәкчесе  Лысенков А.В.)   тумыштан гарип булган Евтеева Светлана янында булдылар, аңа  күчтәнәчләр алып килделәр, матур итеп аралашып кайттылар   
  “ Язгы Мәрхәмәт Атнасы” дип аталган хәйрия акциясе кысаларында Бәтке мәктәбенең 7 класс укучылары(класс  җитәкчесе  Ибрагимова В. А .)   Мансуров Булат яшәгән йортка  бардылар  . Булат аларның якын дусты,һәрдаим аның белән очрашулар узып тора. 
12 март көнне Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты  математика факулҗтеты  өлкән   укытучысы  Сыйраҗев Ф. С. Теләнче- Тамак мәктәбендә укучылар каршында һөнәр сайлауга ярдәм итү максатыннан оештырылган   очрашу да катнашты. 
15 март көнне Яр Чаллы  шәһәрендә  КФУ бинасында     I  нче Бөтенрәссәй  (VIII  төбәкара )  укучылар конференциясе узды. Анда Теләнче- Тамак мәктәбеннән  Рәхимов Ильфат (10 класс) 1 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Сафиуллина Рамиля (10 класс)  Сертификатка һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар . Җитәкчеләре Ризатдинова Г.З. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International