18 март көнне Калмаш авыл китапханәсендә «Ләйсән» балалар бакчасында йөрүче өлкән төркем балалары белән ике китап авторы Хәлимә Гимазова белән очрашу узды.
18 март көнне Яңа Бүләк авылы китапханәсендә «Алар безнең күңелләрдә» дигән чара узды. Чарага «Сәйлән» бакчасы балалары чакырылды. Китапханәче Зөлфия Мингалиева фотолар ярдәменд балаларны авылыбызның Ватан сугышы һәм тыл ветераннары белән таныштырды, өчпочмаклы солдат хатларың күсәтте.
20 март көнне Кенәз авыл җирлегендә тыл ветераннарына медальләр тапшыру тантанасы үтте. Анда муниципаль районы башлыгы урынбасары Люция Хак кызы Әхмәтова катнашты. Ул тыл ветераннарын чын күңелдән котлады һәм Бөек Җиңүдә аларның өлешләре бик зур булуын искәртеп узды
17 март көнне Иске Абдул авылы “Гөлчәчәк” балалар бакчасында “Хуш киләсең, Нәүрүз “ дип исемләнгән бәйрәм узды. Кышны озатып, язны каршы алуга багышланган әлеге бәйрәмдә балалар белән төрле уеннар оештырылды. Хәйләкәр төлке ( Ситдикова Кәүсәрия), Кыш бабай (китапханәче Бахтиева Зилфира) балаларны тапкырлыкта, җитезлектә сынады.Бәйрәмгә балалар үзләре дә шигырьләр, җырлар өйрәнеп килгәннәр- килгән кунакларга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Китәр алдыннан Кыш бабай белән хәйләкәр төлке балаларга кечкенә генә күчтәнәчләрен өләштеләр. Бәйрәм ахырында килгән кунаклар һәм бакча балалары Фәрдәнә апалары пешергән коймак белән чәй эчтеләр. Чарада 20 бала, 10 өлкән кеше катнашты.