ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2015 ел
чәршәмбе
  Казан Дәүләт  медицина университеты, Татарстан  Республикасы  сәламәтлек һәм   мәгариф министерлыгы белән берлектә  «Твой первый шаг в медицину»  дигән конкурс оештырды (номинацяләр сочинение, эссе,рәсем , постер).  1нче турда җиңгән укучылар  2нче этапка чакыру алды,алар ы: Умнова Лиана( 8 класса  Мәләкәс мәктәбе),  Борды мәктәбеннән  Ямалиева Чулпан(9 класс)  һәм Зарифуллина Алена(8 класс)
  Кенәз мәктәбендә Мамаева Любовь Алексеевнаның шәхси күргәзмәсе оештырылды. Ул   "Могҗыйзалы җеп" дип атала,башкарган эшләр- крестик   чигү алымнары  
13.03.2015  Новый поселогы мәктәбендә  география  фәнен укытучыларның  семинары  узды.
17 март көнне  Комсомол  поселогы мәктәбендә физкультура укытучыларының семинары узды.Семинар барышында ачык дәрес күрсәтелде ,республикада төрле  чаралар үткәрү турындагы нигезләмәләр каралды,ГТО тапшыру турында сөйләшенде, районда физик тәрдиянең торышы турында фикер алышынды. Семинар эшчәнлегендә район мәгариф бүлеге методистлары     Сергеева Е.В, Молтабаров М. А.   катнашты. 
13 һәм 16 март көннәрендә    Мелекес,Комсомол, Кузкәй,Иске Дөрешй  мәктәпләрендә  мәктәп  директорлары , тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары,  түгәрәк җитәкчеләре  катнашында    семинар- киңәшмә узды 
  Татарстан укучылары арасында “IT-чемпион” III республика конкурсы старт алды. “Татар-информ”МА хәбәр итүенчә, соңгы 2 ел эчендә конкурста 363 мең бала, “Иң актив мәктәп” номинациясендә республика мәктәпләренең 94 проценты катнашкан.

  
Бүген ,18 март көнне ,Новый поселогында   Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе  Рәсим Вәсим улы Асылгәрәев  тантанага килгән сугыш һәм тыл ветераннарын якынлашып килүче 9 май-Җиңү бәйрәме белән тәбрикләде. Дәһшәтле елларда олы хезмәтләре һәм батырлыклары өчен рәхмәтләрен белдерде, хәерле гомерләр теләде.
22 мартта районның 22 авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум узачак. Районда мондый чара беренче тапкыр узган елның 6 июлендә үткән иде. Ул вакытта 13 авыл җирлегендә үзара салым җыю турында карар кабул ителде.  
Җир буенча 9 закон бозу очраклары булган 
 Район территориясендәге буаларны су агызып китүдән саклау максатыннан, дүшәмбе көнне хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район башлыгы киңәшчесе Галимҗан Зарипов авыл җирлекләре башлыкларына үз биләмәләрендәге капиталь буаларны су төшүгә әзерләргә, задвижкаларны ачарга кушты. Киләсе атнада исә буаларның су төшүгә әзерлеген район белгечләреннән торган махсус комиссия тикшерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International