ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Чаллы шәһәренең «Яр Чаллы» спорткомплексында җиңел атлетика буенча Тукай районының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә ярышлар үтте. Анда  104 катнашучы көч сынашты. Балалар 50 һәм 500 метрга йөгерү, озынлыкка сикерү кебек ярышларда үзләрен сынап карады.  
Әҗмәкәй җирлегендә исә «Гигант» хуҗалыгында терлекчелектә эшләүче хатын-кызларны зурладылар.  Хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов җылы котлауларын җиткереп, истәлекле бүләкләр өләште.  
Яңа поселогында 8 Март бәйрәмен ир-егетләр әзерләгән иде. Шуның беләндер бәлки, ул бик тә үзенчәлекле булды. Халык һәр номерны дәррәү кул чабып каршы алды.  

Тукай районыннан Индира Хәйретдинова (Түбән Суык-су)һәм Елизавета Дербенева(Новотроицкое)11 март көнне Яр Чаллы шәһәрендә узган  «Созвездие – Йолдызлык – 2015» фестиваленең финал этабында чыгыш ясадылар

 6 март көнне Шилнебаш авыл китапханәсендә"Ветеран" клубында очрашу узды. "Оста куллы әбекәй" дигән чарада  әбиләр төрле конкурсларда катнаштылар, викторина сорауларына җаваплар бирделәр,  тегү, кул эшләре , аш -су серләре буенча  көчләрен сынаштылар 

11
март, 2015 ел
чәршәмбе

    Ана  капиталы сертификаты алуны һәм куллануны көйләүче кануннарга үзгәрешләр керде. Әлеге законны 9 мартта Руссия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалады.

  

Шилнебаш авыл китапханәсендә "Хокук бозулар һәм  җаваплылык" дигән  әңгәмә узды. Ул  слайдлар ярдәмендә  чиратлашып алып барылды., профилактик чаралар темасындагы очрашуда укучылар бик теләп  катнаштылар  
4 март көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап  Круглое Поле мәктәбендә  стройда җырлап йөрү  смотр- конкурсының  сайлап алу туры узды. Бу  сайлап  алу этабында 6 мәктәп катнашты.  Круглое Поле мәктәбе командасы 2нче урынны алды.  
7 март көнне Комсомол поселогы   мәдәният йортында "Хатын-кыз - тормыш бизәге" дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрелде.  
5 март көнне Теләнче-Тамак  картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләргә "Шәфкать" үзәге хезмәткәрләре һәм "Спортивное движение" төбәкара инвалидлар оешмасы  Ватанны саклаучылар көне һәм 8 март халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан  чара уздырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International