ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Шуларның 821е – савым сыеры. Фермерлар 376 баш дуңгыз, 342,5 мең кош, 472 ат, 3323 баш сарык малы тоталар.  ("Якты юл" газетасы битләреннән )
 Районда булган 55 фермер хуҗалыкларында 2014 елда 503,124 млн сумлык продукция җитештерелгән. Бу 313 центнер дуңгыз ите, 416 центнер – сарык, 3279 центнер – сыер, 12936 центнер кош ите җитештерелгән дигән сүз. Барлыгы 35031 центнер сөт савып алынган. Ягъни бер сыерга 4272 килограмм. (Якты юл)

Княз мәдәният йортында   Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Сугыш кырларында Сез ил өчен көрәштегез"” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде .Бу чара Сталинград шәһәре янында барган каты  сугыш турында иде. Укучылар   быелгы Бөек Җиңүгә багышланган эмблема әзерләделәр ,викторинада катнаштылар , Сталинград янында 200 көн буе дәвам иткән сугыш турында күп мәгълүмат белделәр.

Круглое Поле мәктәбенең 5 класс укучылары белән    Бөек Ватан сугышы  турында әңгәмә  узды.Шабакаева Вероника әзерләгән "Сугыш  куркыныч сүз" дигән чыгыш та укучыларны битараф калдырмады.   

Круглое Поле мәктәбе китапханәсендә   "Бөек Ватан сугышы язучылар әсәрләрендә" дигән чара узды. Укучылар   язучыларыбызның Бөек Ватан сугышы елларында халкыбыз батырлыгын сурәтләгән әдәби әсәрләр һәм публицистик язмалар тәкъдим иттеләр. 

Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә антитеррорга багышланган чара узды. Укучылар  бу темага багышлап төзелгән белешмәләр стенды белән таныштылар, метрода шартлау, Бесланда булып узган терактлар турында сөйләштеләр,соңыннан " Бөтен дөньяда тынычлык" дигән   рәсемнәр ясадылар 

31 январь көнне, Иске Абдул мәдәният йортында, сәнгать җитәкчесе Ситдикова Кәүсәрия тарафыннан оештырылган "Китап тәме күңелдә" дип исемләнгән күп китаплар авторы Гөлсинә Галимуллина белән җылы очрашу үтте.  Чара барышында  автор образларның прототиплары, әсәрләрнең  язылу тарихлары турында сөйләде.  

 Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан район сәнгать мәктәбе укучылары һәм  җитәкчеләре   Круглое Поле поселогында яшәүче Ватан сугышы ветераны  Фәрхетдинов  Тавис  Харас улы һәм тыл ветераны   Миннеханов  Әхтәмҗан  Гөмәрхан улы янында булдылар  

 

Хәрби-патриотик айлык уңаеннан,"Гиндукуш" музеедиректоры  Гарипова Р. Р. һәм Якупов А. М.   Яр Чаллы шәһәренең "Герат"   патриотик музеенда булдылар,"Чаллы" эзләнү отряды  җитәкчесе Наил Каюм улы  белән әңгәмә кордылар, киләчәктә бергәләшеп хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр     

2
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

Кувады авыл  китапханәчесе Лилия Сафина "Мизгел" балалар шөгыль ​клубы белән "Әкияттэ-кунакта" дип исемләнгән чара уздырды. Балалар китапханәче артыннан  тылсымлы сузләрне кабатлап "серле" тупны тәгәрәтә-тәгәрәтә, тылсымлы тартма  янына барып җиттеләр.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International