ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2015 ел
җомга

Авыл җирлекләрендәге гражданнар  җыеннарында уртага салып сөйләшенә торган төп темалар – авылларны төзекләндерү, юллар  ремонтлау, су белән тәэмин итү һәм шәхси ярдәмче хуҗалык эшчәнлеге .Иштирәк   авыл җирлегендә булган  җыелыш та   нәкъ шундый юнәлеш алды.  

2015 нче елның 21 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Минстрлар Кабинетында Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллегиясе утырышы булып узды. Утырышта Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков катнашты.

 

  Президенты Р.Миңнеханов   Новотрицкое авыл җирлеге башлыгы Рима Рәис кызына  Волковага  Татарстан Республикасы  “Фидакарь хезмәт өчен” дәүләт бүләге - медаль  тапшырды 

  Шильнебаш мәктәбендә "Ел укытучысы-2015" бәйгесе узды. Мәктәп этабында җиңгән   Хлопунова О.В.(инглиз теле), Суханова И.И(рус теле һәм әдәбияты)укытучылары район этабында  катнашачак 
Биклән мәктәбендә "Сыйныф җитәкчесе-2015" бәйгесе узды. Мәктәп этабында җиңүче-1 классның сыйныф җитәкчесе Мостафина Лилия   
Районда  укучылар тарафыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар  истәлегенә куелган "һәйкәлләрне  чистарт"акциясе бара 
Бүген 5,6 нчы классларда ачык класс сәгате үткәрелде. Класс җитәкчесе Накипова Д.Н. аны  "Чын дус кем ул?" темасы астында алып барды.  
22 гыйнвар көнне Княз мәдәният йорты каршында урнашкан һәйкәл янында "Батырлык мәңге яшәр!"дигән тема астында Чечнәдә  хәрби хезмәтен үтәгәндә һәлак булган Пучинин  Валерий  Викторович истәлегенә багышланган митинг булды. 

22
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Мәләкәс авыл җирлегендә халык җыелышы үтте. Авыл   башлыгы  Мифодеев М. В.   2014 елда планлаштырган эшләрнең үтәлешенә йомгак ясады. Бюджет үтәлеше, җирлектә булган үзгәрешләр-яңалыклар, халыкның тормыш дәрәҗәсе хакында сүз барды
 Күзкәй авылында халык җыелышы җанлы һәм эчтәлекле итеп узды. Җыенда гадәтләнгәнчә авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәевның хисабы тыңланды,район башлыгы Васил Хаҗиевның  районның ел нәтиҗәләре белән таныштырды, бүләкләүләр  булды. Сорауларга җаваплар бирелде,кайберләре контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International