ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Новый поселогы китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәләре  концерт программасы белән "Гигант" хуҗалыгы терлекчеләре янына бардылар,шулай ук күчмә китапханә дә оештырылган иде. 

  «Энергетик» мәдәният сараенда   гигант автозавод төзелешенә зур өлеш керткән  шәхес Рәис Кыям улы Беляев истәлегенә ,аның 80  яшен  билгеләп   искә, алу кичәсе узды

Теләнче-Тамак мәктәбендә рус теле атналыгы кысаларыда  ,укучыларын үз белемнәрен   «Тотальный диктант» конкурсында тикшерделәр 

 Мерәс башлангыч  мәктәбе катогында укучылар һәм яшьләр арасында хоккей буенча ярыш булды.

"Балалар  проблемасы-безнең уртак проблема, аны бергәләп чишәргә кирәк"  дигән тема астында Түбән-Суык Су мәктәбендә гомуми ата-аналар җыелышы узды.Анда  Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге психологы, балигъ булмаганнар белән эшләүче инспектор, ГИБДД  идәрәсе башлыгы катнашты

Мәләкәс  мәктәбе укчылары  Бөек Ватан сугышы ветераны, 80 елларда шул мәктәптә директор булып эшләгән Харитонов  Илья Ивановичның өендә булдылар ,кар чистартырга ярдәм иттеләр. 
Район  мәгариф идәрәсендә   бүләкләүләр комиссиясенең эшче төркеме  киңәшмәсе узды. Алар мәктәпләдән килгән  Дәүләт бүләкләренә  (Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары,Күкрәк билгеләре)тәгъдим ителгән гаризаларны карадылар.  Комиссиягә   балалар  бакчасы тәрбиячеләреннән  3,мәктәпләрдән 24 гариза кергән

 

15 январь көнне Кнәз авыл җирлегендә  халык җылышы  үтте. Җыенда авыл башлыгының отчеты тыңланды,2015 елга бурычлар билгеләнелде,сорауларга җаваплар бирелде.  

Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге директоры Шәехова С.Н. һәм  социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре катнашында  социаль хезмәткәрләрнең чираттагы җыелышы узды. 

 Шилнәбаш  авыл җирлегендә халык җыелышы үтте. Авыл   башлыгы  Гончарова О.А.  халыкны  очрашуда катнашучы район вәкилләре белән таныштырды. Җыелышның көн тәртибен буенча  отчет доклады тыңланды 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International