ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2014 ел
шимбә
 Түбән Кама "Националь  парк" төбәкара  түбигатне саклау акциясе уздыра. Ул "Кошларны  кыш көне туендырыйк" дип атала . Княз мәктәбеннән бу акциягә кушылдылар һәм ата-аналар белән бергә ясалган кош җимлекләрен конкурска җибәрделәр Ә син , әзерме? 
  Княз мәктәбендә 8-11 класс укучыларының сугышчы-интернационалистлар белән очрашуы"Тере хәтер" дип аталды.  Аларга   юбилей медальләре тапшырылды. Медаллләрне район банкарма комитеты Җитәкчесе Рәсим Асылгәрев һәм Яр Чаллы шәһәренең Комсомол һәм Тукай районнарының хәрби комиссары Рәис Юнысов  тапшырды.
 Биклән мәктәбе укучылары  " Россия һәмТатарстанның символикаларын беләсеңме ?"дигән конкурста катнашып :Токарева Е.(укытучыАбдуллина Л.Р. районда узган бәйгенең ,зур төркемнәр арасында,1 урынны  алды,ә  Мингаҗева  А.(укытучы Шамсутдинова Т. Н.) рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 
 Иске Абдул мэктэбе каршында Сингапур программасы буенча тренинг узды,анда Иске Абдул, Семекэй, Кече Шильня укытучылары катнашты. . 
 Иске Абдул  урта мәктәпләрендә сугышчы-интернационалистларга юбилей медальләре тапшырылды.
5 декабряьдэ  Комсомол мәктәбендә "Изгелек явызлык түгел-һәрвакыт  хезмәттә" дигән  изгелек ярминкәсе оештырдылар. Сатудан җыелган акча Теләнче Тамак  картлар йортына -җибәреләчәк 
Информатика көне уңаеннан  район мәктәпләрендә " Час кодв а Росии" дигән акциягә старт бирелде 
5 декабрь көнне  Борды мәктәбендә музыка укытучыларың семинаруы узды  6 класста «Керәшен халкының музыкасың үзенчәлеге" дигән темага дәрес күрсәтелде (укытучы - Галлямов З.Г.)    "Тәңкәләр" фольклор төркеме( җитәкчеләре : Рамазанова Вера Николаевна, Галлямов З.Г)      башкаруында җырлар тәгъдим ителде 
 4 нче декабрь көнне Калмаш гомуми урта белем бирү мәктәбендә күренекле шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,"Казан утлары” журналының баш мөхәррире Илфак Мирза улы Ибраһимов, журналның җаваплы сәркатибе , татар әдәбияты дәреслекләре авторы Рамил Гомәр улы Ханнанов, яшь язучы Айгөл Әхмәтгалиевалар катнашында район мәктәпләре җитәкчеләре һәм татар теле укытучыларының очрашу кичәсе үткәрелде.  
  5 декабрь көнне утырышлар залында   укытучыларны аттестациялэү буенча   эксперт комиссиясенең  йомгаклау   утырышы булды. Бу комиссия эшчәнлегендә Республика мәгариф һәм фән министрлыгыннан аттестация  комиссиясе  рәисе  Шакирова Л.М.  һәм Яр Чаллы педколледжыннан вәкилләр катнашты. Барысы  123  гариза кергән,  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International