ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2014 ел
шимбә
5 декабрь кэнне  районның утырышлар залында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының киңәшмәсе узды. Киңәшмә эшчәнлегендә мәгариф идәрәсе башлыгы Рамилҗь Роберт улы  Исаев  катнашты. Җыелышны тәрбия эшләре үзәге белгечләре хәзерләде.  
Круглое Поле мәктәбенә  медаль тапшыру булды. Анда  Биклән, Мәләкәс, Иштирәк авылының сугышчы-интернационалистлары да җыелган иде. Бу тантанада  Хәрби комиссар Рәис Юнусов белән район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова катнашты. 
4 декабрьдә Бәтке урта мәктәпләрендә сугышчы-интернационалистларга юбилей медальләре тапшырылды. 
  Бәтке урта мәктәбендә узган бүләкләү тантанасында район башлыгы Васил Хаҗиев ,Яр Чаллы шәһәренең Комсомол һәм Тукай районнарының хәрби комиссары Рәис Юнысова катнаштылар.  
 Калмия авыл мәдәният йортына әниләр көнне уңаеннан кичә узды.  Кичәне   китапханәче Альмира Гыйльфанова белән Гөлназ Фәрхетдинова алып бардылар. Кичәдә балалар бакчасы сабыйлары, мәктәп укучылары, авыл  яшьләре, ветераннарның чыгышларын тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алдылар.
 Кичәгә җыелган калмиялеләр ул көнне төрле уеннарда катнашып та күңел ачтылар.  
Иске Байлар клубы нда клуб мөдире Наилә Шәйхетдинова, һәрвакыттагыча, бай эчтәлекле, күңелле программа әзерләгән иде. Ул аны ике Таубашы урамы әниләре арасында бәйге рәвешендә әзерләгән- «Гүзәл әниләр» һәм «Замана әниләре» командалары 
 Бу бәйрәмнең иганәчесе Фатыйх Шәйхетдинов әниләргә бүләкләр дә әзерләгән иде.  
5 декабрьдә  Комсомол поселогы мәдәният йортында инвалидлар ункөнлегенә багышланган"Күңелләр изгелек белән тулы"   дигән чара узды.    Анда котлаулардат тыш , вокаль студия "Смайл", хореографк ансамбль "Вера" һәм пенисионерлар  ансамбле  "Родник" чыгыш ясады.
3 декабрь көнне "Гиндукуш"иҗтимагый-патриотик музеенда Әниләр һәм Билгесез солдат көннәре уңаеннан төрле кайнар нокталарда ятып калган ветеран-райондашларыбызның әниләре өчен, башлангыч класс укучылары тарафыннан әзерләнгән,"Әнием-бәгрем минем" дигән кичә үткәрелде.

--
Резеда Якупова
"Яшьлек" мәдәният йортында чаралар гел узып тора. Шуның иң матуры -Әниләргә багышланган иде. 
 Круглое Поледа  инвалидлар ункөнлеге уңаеннан    Шахмат -шашка ярышлары узды
27 ноябрь көнне Круглое Поле "Яшьлек" мәдәният йортында "Әниләр җылысы- мәхәббәт җылысы" дип аталган чара узды,дип яза мәдәният йорты директоры  Шәрипова Ф. А. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International