ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Билгесез солдатны искә алу көне уңаеннан Княз мәктәбендә барлык классларда да  класс сзгатьләре узды. 
БөтендөньяСПИД ка каршы тору көне уңаеннан  Новотроицкое мәктәбендә  «ВИЧ һәм  СПИД»дигән видео тәнәфес узды.  Шулай ук  тәрбия эшләре  буенча директор урынбасары Альбина  Нуретдинова тарафыннан  бу  темага зңгәмә дә уздырылды. 

Сәмәкәй мәдәният йортында “Аналар көне”н зурлап үткәрдек. 

Сәмәкәй мәдәният йортында, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, эш план буенча алып барыла.Бүген менә инвалидларның өйләрендә булып,аларның хәлләрен сорашып,бүләкләрне тапшырып кайттык.Инвалидлар үз чиратларында рәхмәтләрен җиткереп калдылар. 

 

Мәдәният йорты директоры исхакова А А.

29 ноябрь көнне Кувады авылы китапханәсендә, китапханә мөдире Сафина Лилия оештыруында "Әнием-күңелем кояшы" исемендәкичә узды.  

 

В Круглое Поле мәктәбендә «Я выбираю спорт как альтернативу вредным привычкам» акциясе кысаларында "Мин спортны сайлыйм","Мин сәламәт яшәү өчен" һ.б. темалар белән   рәсем, плакат конкурс- күргәзмәсе узды. 

1
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
  Теләнче Тамак терләкләндерү  мәктәбенә Бәтке мәктәбеннән "Данко" Иреклеләр отряды килде. Алар төрле кызыксындыру чаралары уздырды. 
 
 Иске Абдул  мәктәбен тәмамлаган Сабиров Айнур һәм Камалетдинов Айнурны армия сафларына озату кичәсе булды. Аларга белем биргән укытучылар һәм укучылар аларга үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.
Биклән мәктәбендә технология укытучыларының семинары узды.  Укытучылар Якупов  Р.Н. , Ахметзянова  Р.Г ачык дәресләр күрсәттеләр ,масстер-класс узды һәм ЛЕГО конструкторлары белән эшләү  алымнары күрсәтелде. Шулай ук кунакларга   мәктәп укучысы Салихова Алсуның  крючок һәәм инәләр белән эшләгән әйберләренә күргәзмәдә оештырылган иде. 
29 нчы ноябрь көнне 5 нче класста “Әниләр бәйрәме ” билгеләп үтелде. Укучылар тырышлыгы белән концерт номерлары күрсәтелде, шигырьләр сөйләнде, төрле конкурслар үткәрелде, презентацияләр күрсәтелде. Әниләргә балалар үз куллары белән эшләнгән бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәмнең ахыры тәмләп чәй эчү белән тәмамланды.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International