ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

28 ноябрь көнне Күзкәй авыл китапханәсендә Әниләр көне уңаеннан “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән чара узды. Кичәгә пенсиядәге 50-60-70 елларда сыер сауган хатын-кызлар чакырылды. . Китапханәче Тәнзилә Ахуновна һәр терлекченең тормыш юлы, авыр һәм мактаулы хезмәте, бүгенге көн тормышларын сөйләп истәлекле бүләкләр тапшырды.  

28нчы ноябрь көнне  Бәтке авыл китапханәсендә "Вдохновениия" клубы вәкилләре өчен   "Әниемә" исеме астында бәйрәм кичәсе  үтте. Кичәдә  матур җырлар башкарылды. китап күргәзмәсе оештырылды,әниләргә багышланган "Һәрвакыт булсын әни" дигән  рәсем күргәзмәсе дә оешты.  Бу чарада мәктәптән укытучы Талия Гаязовна Гайнатуллинада катнашты. 
Ветераннар Советының чираттагы пленумы узды.  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын  үткәрү  турында чыктан-ачык уртага салып сөйләшү булды.   Пленумда шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаровның ярдәмчесе Наил Лотфуллин катнашты, ветераннар хәрәкәтенә уңышлар теләде. Пленумда катнашучылар ветераннар советының еллык эшен канәгатьләнерлек дип бәяләделәр 
Яңа поселогында яшәүче Җәүһәрия ханым Галиуллина турында авылдашлары, дуслары: «Балалары, ире өчен туган хатын-кыз ул», – диләр. Бу көннәрдә Галиуллиннарның ишле гаиләсе зур бәйрәмгә әзерләнә – кадерле әниләре Җәүһәрия ханымның 65 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтәчәкләр алар. Алай гына да түгел, бу атнада яраткан балалары һәм оныклары аны Әниләр бәйрәме белән дә котлаячаклар.
  Казанда яшь язучыларның республика семинары булды. Анда төрле районнардан каләм тибрәтүче яшьләр катнашты. Семинарны яшь язучылар башлап җибәрде. Алар яңа табадан төшкән шигырьләрен укыдылар. Аннан сүзне өлкән язучылар, килгән кунаклар алды.  
Иске Абдул авылы мәдәният йортында уңыш бәйрәме темасына багышланган кичә үтте. Аны китапханә мөдире Зелфира Бәхтиева алып барды. Кичәдә район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Г. Фәхруллина, аның урынбасары Л. Хәертдинова, өлкән библиограф Г. Закирова, якын-тирә авылларның (Останково, Яңа Бүләк, Сәет, Сәмәкәй, Теләнче Тамак, Казаклар) китапханәчеләре, авылның балалар бакчасына йөрүчеләр, мәктәп укучылары катнашты.

   
"Шәвкать" халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә  әниләр көне уңаеннан  әниләр һәм әбиләр не "Ритм" түгәрәгндә  йөрүче кызлар һәм  малайлар  котлады,аларшулай ук аларны матур биюләре белән сөендерделәр 
29 ноябрь көнне  Калмаш авыл китапханәсендә Әниләр көне уңаеннан чара уздырдылар. Укучылар  котлаулары әниләр турында викторина  уздыру белән чиратлашып барды.  Кичә чәй эчү белән тәмамланды.    
 29 ноябрь көнне Иштирәк мәдәният йортында авыл китапханәсендә Әниләр көне уңаеннан чара уздырдылар. Ул быел аеруча күңелле узды. Укучылар һәм  әниләр арасында  бәйге рәвешендә барды. Бәйге башында (Гүзәл Фәгим кызы  режисеерл) "Өч кыз" спектакеленнән өзек сәхнәләштерелде. 
25 ноябрькөнне Татарстан поселогында эшләп килүче Наз" вокаль ансабле ( җитәкчесе Аитова  Рәзинә)  Сабирова Мәдинә һәм  Илдар абыйлар гаиләсендә "Каз өмәсе" үткәрүгә  катнашты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International