ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бөтендөнья СПИДка  каршы тору көне уңаеннан Бәтке авылы  амбулаториясеннән  шәфкать туташы укучылар янында булды,алар белән ВИЧ,СПИД,аның белән ничек зарарлану турында әңгәмә уздырды. Укучылар "Яшәү   хакы  нинди?" дигән проектлар төзеделәр

3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
 «Шәфкать» үзәгенең психологы  ( Светлана Баева) Княз мәктәбе укучылары  белән  әниләр өчен  бүләккә гофрил кәгазьдән  чәчәкләр ясау буенча мастер-класс уздырды. 4 класс укучылары бу эшкә бик теләп алындылар
Мөгезле эре терлекне лейкоздан сәламәтләндерү мәсьәләсе буенча ТР дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, ветеринар-эпизоотологлар катнашында республика семинары узды. Анда уйланырга этәрүче проблемалар, фактлар һәм саннар да китерелде.
 Семинар-киңәшмә   «Гигант» хуҗалыгында узды
 "ШӘвкать" халыкка социаль ярдәм  күрсәтү үәзге каршында оешкан  "М.И. Г" үзәге волентерлары СПИДка каршы көрәш көне кысаларында Татарстан поселогы  буйлап  “Без бергә” дип исемләнгән акция дә оештырдылар. Алар ВИЧ инфекцияле кешеләрне язмыш кочагына ташламаска чакырып, урамнардан узып баручыларга кызыл тасмалар тараттылар.
Югары Суык- Су авылында әниләр көне уңаеннан зур чара узды.  Әниләр,әбиләр чәй өстәле артында  сагынышып,сөйләшеп утырдылар,җырлашып,күңел тулы хәтирәләрен дә уртаклаштылар.
 Яңа  Мусабай авылында  зиратларны төзекләндерү буенча  өмз узды. Зиратта  шактый эш башкарылды, территорияләр чүптән чистартылды, карт һәм юан агачлардан арындырылды Өмәдә башлап йөрүсе Шәймәрданов Заһит Раббани улы 
 Түбән Суык- Су авылында  инвалидлар ункөнлеге  көне уңаеннан зур чара узды. Әби-бабайларның,инвалид булган кешеләрнең өйләрендә  булдылар,хәлләрен сораштылар,  бүләкләр тапшырдылар. Бу чарада районнан  Лариса  гайнетдинова катнашты. 
 Түбән Суык-Су авылында әниләр көне уңаеннан мәктәп укучылары авыл клубында зур концерт куйдылар. 
«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе оештырган бердәм кабул итү көнендә райондашлар торак-коммуналь түләүләр буенча сорауларын җиткерделәр, пай җирләреннән файдалануда кайбер проблемаларга тукталдылар, балалар өчен уен мәйданчыклары төзүдә, клуб бинасын газ белән җылытуга күчерүдә ярдәм итүне үтенделәр һәм үзләрен борчыган башка шундый мәсьәләләрне күтәрделәр .Райондашларның бердәм кабул итү көнендә биргән сорауларының берсе дә җавапсыз калмады, алар депутатларның һәм район җитәкчелегенең контроленә алынды.

2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
  Бүген, 3 декабрьдә   Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 18 меңгә якын укучы Россиянең башка төбәкләрендәге яшьтәшләре белән бергә, 2015 елгы БДИ тапшыру мөмкинлеген алу өчен, йомгаклау иншасын язачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International