ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
5 ноябрь көнне Бетьки , Биклян, Тлянче-Тамак,Семекәй  ,Иске Абдул   мәктәпләре каршында  "Талантлы балалар "программасына нигезләнеп укучыларны  Бөтенроссия олимпиадасына әзерлек буенча җыйдылар. Алар белән тәҗрибәле педпагоглар төрле фәннәрдән практик һәм теоретик   дәресләр уздырдылар
Круглое Порле мәктәбе укучылары көзге каникул вакытында Яр Чаллы шәһәрендә тарих музеенда булдылар.

10
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Тукай районы Сәмәкәй мәдәният йорты яңа сулыш белән эшли башлады.Якты,җылы заллар авыл халкын “Көзге бал”га җыйды.Бәйрәм төрле уен-көлке  һәм җыр бию белән уралып үтте.Соңыннан рәхәтләнеп биеделәр.

 

Мәдәният йорты директоры Исхакова А А.

Районның җирле пунктларын үз эченә алган 24 административ участокта 19 участок вәкаләтлесе эшли. Участоклар 4 зонага бүленгән. Бакчачылык ширкәтләре, төзелеш объектлары күп булган Кече Шилнә зонасы, шулай ук Бәтке зонасы катлаулылардан санала.
7 ноябрь көнне   Сосновый Бор«Яшьлек» спорткомплексында  малайлар арасында  район беренчелегенә мини-футбол буенча ярышлар узды. Нәтиҗәләр: 
Хәрби хезмәткә контракт буенча 12 кеше китәргә тиеш. 4 кеше бу хезмәткә сайлап алынды һәм  җибәрелде инде  
«Уңыш – 2014» операциясе вакытында безнең хезмәткәрләр бик яхшы эшләделәр. Бу тармактагы хокук бозу фактлары буенча бүлек тарафыннан 7 җинаять эше, 12 административ эш кузгатылды, хөкүмәткә 70 мең сумлык зыян кире кайтарылды. Бу республикада иң югары нәтиҗә.
 Кече  Шильня  мәктәбендә "Шәфкать " үзәге  психологы  укучылар  белән  психологик актив  матдаләрнең зарарлыгы турында  чара уздырды. 
  Княз мәдәният йортында Халыкара бердәмлек “ көне уңаеннан  чара узды.  Укучылар  тарихи сәгатьтән  соң   И. Северянина,  Натальи  Майданик шигырьләрен укыдылар. Шулай ук бу көнне  дини бөйрәм- Казанской  иконы  Божьей  Матери  билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә  язучы, журналист  А.Н.Мельниковта чакырылган иде.   Анатолий  Никитович  килгән кунакларга    «Праздник  Казанской  иконы  Божьей  Матери» дигән шигырен  укыды. 
 Теләнче Тамак авыл китапханәсендә  “Халыкара бердәмлек “ көне уңаеннан  балалар белән тарихи сәгать уздырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International