ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
 "Гиндукуш" музеена Яр Чаллы шәһәрене  Гали Акыш исемендәге  № 84 лицей-интернатыннан укучылар килде.  Кызыксыну белән музей белән таныштылар,соңыннан бергәләп чәйләр эчтеләр    

12
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Ел башыннан Дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән 9000нән артык кешене административ штрафка тарттылар, дип белдерә район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
Бу атнада дүшәмбе көнне районнан көзге чакырылышның беренче ике егете – Круглое Поледан Сергей Вихорев һәм Мәләкәстән Руслан Нестеров хәрби хезмәткә китте. Алар Мәскәү янындагы хәрби частька җибәрелер дип көтелә. Киләсе озату 14 ноябрьдә булачак. Анда районның өч егете юлга кузгалыр дип планлаштырыла.
20 ноябрьдә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Безнең районда ул ике этапта уза. Аның беренчесе гомуми белем бирү учреждениеләрендә – 19 ноябрьдә сәгать 8.00дә Мәләкәс мәктәбендә, 9.00да – Новотроицкоеда, 18.00дә – Кнәз һәм Яңа поселогы мәктәпләрендә үтә. Икенче этап 20 ноябрь көнне 14.00 сәгатьтә район Башкарма комитетының юридик бүлегендә 206нчы кабинетта уза.  
  Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм Россия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты агымдагы елның 1 октябреннән киләсе елның 1 мартына кадәр «Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кызның урыны» дигән иҗади бәйге уздыралар.
Конкурска төрле жанрларда (тематик картина, портрет, пейзаж) иҗат ителгән картиналар кабул ителә. 
 

 

   Беренче сыйныфта барлыгы сигез генә укучы булса да чара бик күңелле узды. Китапханәче Дусманова Зәйфәрә балаларны китапханә һәм көндәлекнең эчтәлеге белән  таныштырса, укытучы апалары Лаврентьева Любовь Петровна көндәлекне дөрес итеп алып бару тәртибен өйрәтте. Һәр килгән укучы китапханәгә язылды.

 

11 ноябрь Шилнәбаш мәдәният йортында, китапханә мөдире Бариева Нурзилә Н.  оештыруында, Мәдәният елы уңаеннан шагыйрь Сергей Есенинга багышланган  «Отговорила роща золотая» исемендә шигриять бәйрәме үткәрелде.  

Мәдәният елы кысаларында 12 нче ноябрьдә    Круглое Поле китапханәсендә дә 36 укучы    Мәдәният дәреслеге  кабул итеп алды. 

11
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Яр Чаллы шәһәрендә  радиотелецентрда планлаштырылган ремонт үтү сәбәпле  17 ноябрь көнне сәгать 8.00-16.00 кадәр  барлык  программалар вакытлыча күрсәтмиячәк 
8 ноябрь, шимбә көнне, Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт залында волейбол уеннары буенча чемпионат үтте. Ярышларда авыл җирлекләре, район оешмалары һәм предприятиеләре спортчыларының катнашты. Әлеге волейбол чемпионаты «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында үткәрелде. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International