ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
 Төркемнәрдә "Биюче Хэллуин"арт-терапиясе узды.
 Куйбышев тимер юл   станциясе 140 еллык юбилеен билгеләп үтте. 
   "Гиндукуш" музее директоры Гарипова Р.Р.   мәктәп укучылары өчен Иске Абдул авылында гомер итүче   реабилитацияләнгән репрессиясе корбаны Шәрәфетдинов Мингаз Шәрәфетдин улының балалары Мингазов Миннегаз һәм Насырова Хәнифә апалар белән очрашу уздырды. Очрашуда Гаяз абый һәм  Хәнифә апа үзләренең хәтирәләре белән  уртаклаштылар  

7 нче ноябрь көнне Иштирәк авылы мәдәният йортында Бердәмлек көне үтте. Очрашуда татар халкынң йолалары турында сөйләнде. Кунакчыллык, тыйнаклык кебек сыйфатлар турында ишетү кунакка килгән балаларга бер белем булды. Бәйрәмебезә килгән ак әби дә милли уеннар белән таныштырды, бергәләп уйнап өйрәтте.  


7
ноябрь, 2014 ел
җомга
6.11.14г.   п.Новый мәктәбе каршында  җәяүле дистанциясен үтү буенча  спорт туризмы буенча республикакүләм ярышның район туры узды. Бу ярышта 7 команда арасында барган ярышларда Новый мәктәбе командасы  җиңү яулады.  Истәлекле бүләк һәм мактау кәгазләренә лаек булды.    
27 октябрь көнне Татарстан Республикасының яшь гражданнар V Форумы ачылу тантанасы булды.   Районнан  Тәрбия эшләре  үзәге  бүлек  мөдире Закирова Гульнара Ильсафовна  җитәкчелегендә 2 укучы   Салахова Алсу (Комсомол мәктәбе) Камалова Инзиля(Новотроицкаое мәктәбе)  делегат буларак катнашты 
 Районнан бер төркем укучылары  Санкт-Петербург  шәһәреннән  эскурсиядән кайтты.  «Моя Россия: град Петров».дигән  сәфәрдәналар куп хәтирәләр тупладылар.  Алар бу   матурлык илен,истәлекле урыннарны мәңге икүңелләрендә сакларлар. 
“Ак кул таягы“ – күзләре күрмәүчеләрнең эмблемасы ул. Урамда сукыр кеше күрсәгез, ваемсыз гына узып китмәгез. “Сезгә булышырга кирәкмиме?“ дип сорагыз. Юл аша чыгарга ярдәм итегез, юлны өйрәтеп җибәрегез, транспортта булса, урын бирегез.

“Водоканал“, җылылык, элемтә челтәрләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренә дә мөрәҗәгатебез бар. Үзегез карамагындагы коеларның люкларын ачык калдырмагыз яки аларны бүлеп алыгыз. Күзләре начар күрүчеләр яки бөтенләй күрмәүчеләрнең тормышлары өчен өсте ачык коелар зур куркыныч тудыралар. Сукырларга һәрвакыт игътибарлы һәм ярдәмчел булсагыз иде.
 
 Машина йөретүче таныклыгы яңача биреләчәк.
Казанда кул көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте. Районыбыз данын яклаган егетләр арасында да призлы урыннар алучылар бар. 65 килограммга кадәрге авырлыкта егетләр арасында II урынны Вадим Федосеев (Калмаш), 70 килограммнан артык авырлыкта III урынны Алмаз Кәлимуллин (Күзкәй), 75 килограммга кадәрге спортчылар арасында III урынны Илнур Каюмов («Татарстан» совхозы поселогы) алдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International