21 октябрьдә Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә""Дөнья безнең тирәдә"дигән экологик Көзге бал кичәсе уздырды . Чарада балигъ булмаганнар һәм авыр хәлдә яшәүче гаиләләрдән балалар катнашты.
Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне эшләми торган ял көне булып санала. “Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр” турындагы 1992 нче елның 19 нчы февраленнән №1448-XII нче Законы нигезендә республикабызда 6 нчы ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне эшләми торган ял көне була.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына караганда, 13 нче октябрьдән 17 сенә чаклы 1 үлем белән тәмамланган һәм 2 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.