ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе


23 нче октябрь көнне Татарстан Республикасы  Иҗтимагый палатасында 14 тән 18 сәгатькә чаклы   "Йорт спорт мәйданчыклары: балалар өчен куркынычсызлык һәм уңайлылык" дигән кайнар линия эшләячәк.
"Кайнар линия" телефоннары: 567-80-98, 567-80-94.


Министрлыкның матбугат хезмәте 
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан куркынычсыз хезмәт шартларын һәм эшләүчеләрнең сәламәтлеген  тәэмин итү максатларында  "Сәламәтлек һәм куркынычсызлык" дигән конкурс игълан ителде. Конкурсның максаты шулай ук хезмәтне саклау өлкәсендә  фән, технологияләрне үстерүгә, гамәли мәсьәләрне чишүгә зур өлеш    керткән  галимнәр, практикларны бүләкләүдән гыйбарәт. 
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла: 
 
Быел Татарстан Хөкүмәтенең “Алгарыш” программасы кысаларында 222 кеше грант алды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР мәгариф һәм фәни министрының беренче урынбасары Андрей Поминов белдерде. “Алгарыш” грант программасы 2006 елдан бирле гамәлдә, дип искәртте спикер.  
Мәктәп укучылары 20 нче ноябрьдә  сынап карау  иншалары язалар. Бу хакта  Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәт башлыгы Сергей Кравцов в  хәбәр итте, дип белдерә ТАСС. 
Хезмәт башлыгы сүзләренчә, инша язуны оештыру һәм үткәрү буенча методик рекомендацияләр төбәкләргә юлланган 
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән «Классная работа!» дип аталган республикабызда мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктыртучы журналист хезмәтләре конкурсы дәвам итә. Конкурс Татарстанда мәгариф һәм фән системасының яңартылу процесслары хакында мәгълүмати-аңлатмалы хезмәтләрнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан уздырыла.
 
  Республика клиник больницасы     врачлары агымдагы елның  8 ноябрь көнендә  8-20,00 сәгатькә кадәр Мәләкәс авыл җирлеге  шифаханәсендә түләүле кабул итүләр уздыра :кардиолог-1420сум ,Невролог-1050 сум,офтальмолог-800 сум.Теләүчеләр Башкарма комитетның 103 бүлмәсендә алдан языла алалар ,телефон-70-66-92 
Республикада гражданнар оборонасы айлыгы үтә. Әлеге айлык кысаларында октябрь башыннан районда бу юнәлештә укулар, эвакуация комиссияләре утырышлары һәм башка төрле шундый чаралар үтте. Максаты – гражданлык оборонасы көчләренең һәм идарә итү аппаратының халык куркынычсызлыгын тәэмин итүдә оборонаның беренчел чараларын оештыруга әзерлеген тикшерү 
18 октябрь көнне  авыл җирлекләрендә республикакүләм өмәләр узды. 
Калмаштан  һәм Күзкәй  авыл җирлекләре арасында 10 км озынлыгында укучылыр катншында 3 көн буе 60 мең нарат агачлары утыртылды.  Гомер матур узар,урман шаулап үсәр-дип саклап. карап торасы гына калды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International