ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2014 ел
җомга
Бөтенроссия бәйгесе "Мәктәпләр арасында физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт эшләрен оештыру буенча"Олимпиададагы җиңүләр мәктәптән башлана" дигән  бәйгенең республика турында    Борды  мәктәбе   " Авыл мәктәпләре номинациясендә" 2- нче урынны яулады. 

Бөтенроссия бәйгесе "Мәктәпләр арасында физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт эшләрен оештыру буенча"Олимпиададагы җиңүләр мәктәптән башлана" дигән  бәйгенең республика турында    Биклән мәктәбе    лауреат исеменә лаек булды,алар туплаган материаллар  финал турына үтте. Анда да җиңүләргә ирешерләр дип ышанасы килә. 

Берләшкән Милләтләр Оешмасы, БМО (инг. United Nations, рус. Организация Объединённых Наций, гарәп. الأمم المتحدة‎) — үз максаты итеп дөньяда тынычлык һәм иминлекне саклау куйган халыкара оешма. Шулай ук дәүләтләр арасында элемтәләрне үстерүгә көч куя. БМО карарлары Берләшкән Милләтләр Оешмасы системасының күп санлы махсус максатчан агентлыклары, бәйле оешмалар, шуралар һәм әгъза илләренең структуралары аркылы үтәлә.

 

 

Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре татар китап нәшриятеннән кайткан 3600 данә китапны эшкәртеп һәм электрон каталогка кертеп   авыл китапханәләренә тараттылар. 

23 октябрь көнне Яна Бүләк авыл китапханәсендә “Картаюны белми йөрәк” дип исемләнгән очрашу-кичә узды. Әлеге очрашуга тумышы белән Бай Бүләк авылыннан, ә хәзерге вакытта Калмаш авылында яшәп иҗат итүче, “Ләйсән яңгыры” китабы авторы  Зәйтүнә апа Гайнуллина чакырылды.  

 Яр Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә   Абдулла Алишның иҗатына багышлап "Әкияти дөнья"да дигән  шигырь конкурсы узды. Бу конкурста Ишитряк авылыннан бер туганнар  Хадеева  Индира  һәм Диләрә катнашты. Индира  рәсем буенча  2 нче, Диләрә Алиш шигырьләрнен  сөйләү буенча    1 нче урынны алдылар. 

22 октябрь  көнне  Новотроицкое авыл китапханәсенлә 11 класс укучылары белән "Мин яшәүне сайлыйм! дигән темага әңгәмә узды. Китап күргәзмәсе оештырылды.   

 

22 октябрь көнне Мусабай-Завод мәдәният йорты хезмәткәре Фәйзуллина Наилә Мөнәвировна һәм китапханә мөдире Тахавиева Флүзә Гиздатовналар тарафыннан  “Наркотикның һәм никатинның укучыларга зарары” исеме астында мәктәп укучылары белән әңгәмә уздырдырылды. 

Күзкәй авыл мәдәният йортында   «Чәкчәк бәйрәме»узды  .Күргәзмәдә авылның дүрт оешмасы: «Таңбатыр» балалар бакчасы, урта мәктәп, участок амбулаториясе һәм элемтә бүлеге коллективлары катнашкан.  Милли ризыгыбыз осталары пешергән, чәкчәк өемнәрен алты бәйгече  әзерләгән, исемнәредә   дә төрле:  «Туй чәкчәге», «Өй туена», «Балаларым кайтуга», «Исем кушуга», «Никах мәҗлесенә» диелгән, «Бөек Җиңүнең 70 еллыгына» ,Һәммәсе үзенчәлекле.

 

  


23
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

21 октябрь көнне үткән  форумда  Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге хезмәткәре Закирова Эльмира "Өлкән яшьтәгеләргә һәм инвалидларга өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү"  номинациясендә "Изге йорт"  программасын  төзүе   һәм шул юнәлештә күп эш башкару өчен  1 дәрәҗә Дипломга ия булды һәм 20000 меңлек сертификатка ия булды. 

*


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International