ЯҢАЛЫКЛАР



21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе


Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2014 елда Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул ителә башлауны игълан итә.

Грантлар түбәндәге шартларга туры килгәндә биреләчәк:

 


18 октябрьдә ел саен үткәрелә торган “Хезмәт кешесенә дан” яшь комбайнчылар республика конкурсына йомгаклар ясалды. Ул Кукмара муниципаль районында узды.Призлы урыннарны алган катнашучылар Дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.

Мәдәният елы кысаларында 12 нче ноябрьдән Татарстан Республикасының барлык беренче сыйныф укучылары өчен “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” дип аталган Республикакүләм мәдәни-белем бирү проекты старт алачак.
Әлеге проектның максаты – үсеп килүче буында нигезле мәдәни кыйммәтләр булдыру һәм аларны рухи яктан баету.
 
Район сәгать мәктәбе укучылары   Хакимова Милена, Хакимова Миляуша  һәм Шакирзянов Айнур(педагог Даминов Р.С.) үзләренең матур җырларын һәм курайда уйнаулар белән өстәмә белем бирүче педагоглар семинарында чыгыш ясадылар. 
  Комсомол мәктәбе укучылары мәктәп янын ялт иттерделәр, агачлар утырттылыр. Бу эш 10 кән буе дәвам итәчәк.  
17 октябрь көнне үткән  «Оптимизация подготовки учащихся на разных этапах обучения иностранному языку в школе»дигән  республика  семинарында   Мубаракшина Алсу катнашты,үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. 
Сосновый Бор поселогы  «Яшьлек» спорт комплексында  баскетбол буенча район беренчелегенә ярышлар узды. Ярышларда Биклән командасы кызлары  1 урынны яулады. Әфәрин, кызлар!   
Сосновый Бор поселогы  «Яшьлек» спорт комплексында  баскетбол буенча1997 елгы һәм аннан түбән булган яшьләр арасында  район беренчелегенә ярышлар узды. Ярышларда Биклән командасы егеләре 1 урынны яулады. Әфәрин, егетләр!   

23 октябрь көнне 14.30- 17.00 сәгатьтә ТР буенча Тикшерү комитеты тикшерү идарәсенең Тукай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция подполковнигы Ро­ман Валерьевич Шипков Яр Чаллы шәһәре, Сөембикә урамы ,69 йорт адресы буенча гражданнарны кабул итә. Кабул итү – бары тик ал­дан язылу буенча гына.

Язылу өчен телефон: (8- 8552) 47-06-35.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International