ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
 һава торышының үзгәрүн күздә тотып ЮХИДИ хезмәткәрләре кышкы резинага күчергә тәгъдим итә.Рульдә барасыңмы, җәяүлеме – мондый көннәрдә юлда йөрүчеләрнең  барысының аеруча сак һәм игътибарлы булуы сорала. 
Ноябрь аенда 4 көн ял итәчәкбез-1,2,3,4 ноябрь
5 ноярь -кыска эш көне,6 ноябрь-  Татарстан Республикасы Конституциясе көне
Иштиряк мәдәният йорты директоры  мәдәният йортының түбәсен ябуда катнашкан барлык оешмаларга, кешеләргә рәхмәтен җиткерә.16 октябрьдә бу эш тәмамланды. 

 Бүген Түбән-Сук-Су мәктәбенең  барлык классларында да "Наркотикларга, юк-дип әйт!" дигән девиз астында класс сәгатьләре узды.   

Круглое Поле мәктәбендә чыгырылыш класс укучылары  презентацияләр ярдәмендә һөнәр сайлау чарасы уздырдылар. Анда врач, повар,укытучы, эколог профессияләрен чагылдырылган иде.Анннан соң  укучылар арасыда әңгәмә уздырылды,алар сайлаячак һөнәрләре турында күп мәгълүматлар алдылар.  
Боерган авылы мәдәният йортында үзешчән композитор, җырчы Рөстәм Әхмәтхановның "Әйтер сүзем җырларымда" дип аталган     җыр -җыентыгын тәгъдим итү кичәсе узды.   

 17 октябрьдә  Круглое Поле поселогының мәдәният йортында «Супер әби – 2014» һәм «Супер бабай – 2014» район бәйгеләре узды. .    Җиңүчеләр:«Супер әби – 2014» -Иске Абдулдан Асия Хәммәтова  һәм «Супер бабай – , Ильбухтинодан Валерий Павлик» 

14 октябрь көнне Яна поселок   китапханә мөдире  мәктәпнең озайтылган көн группасына йөрүче балалар белән  китапханәдә   очрашу уздырыды,китапларга күзәтү ясалды,  китап  һәм китапханәгә багышланган табышмаклар  бәйгесе  дә булды. 
 Яр Чаллы шәһәре Мәдәният профсоюзлар  оешмасы  Тукай районы Үзәкләшгтерелгән китапханәчеләр системасын(председателе Хаертдинова Л.Д.)мәгълүмати-белешмә смотр-конкурста актив катнашканннары өчен Рәхмәт хаты белән  бүләкләде.
 Бүген пешекче–кондитер көне .Иң тәмле бәйрәмнәрнең берсе . Барлык ашханә хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлыйбыз. Пешергән ашларыгыз, тәлешкәләрегез гел тәмле булсын,суынмасын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International