ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
«Якты юл» газетасы редакциясе һәм Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе оештырган «Каурый каләм» түгәрәгенең чираттагы утырышы узды.    «Каурый каләм»нең мәртәбәле кунагы – күренекле шагыйрь, якташыбыз Кадыйр Сибгатуллинның тормыш иптәше Фәния ханым Хамматова.  

18
октябрь, 2014 ел
шимбә
Иштирәк мәктәбендә башлангыч классларда "Күңелле татар теле" түгәрәгендә "Көзге бал" үткәрелде.  
18 октябрь  көнне Княз мәктәбендә 5-11 класс укучылыры арасында  "От значка ГТО к олимпийским медалям" дигән плакатлар күргәзмәсе ештырылды. 
Бәтке мәктәбендә  Сингапур программасы буенча 2 көннек уку-семинар узды. 
Иске Дөреш мәдәният йортында районның хөрмәтле кешесе, ветеран-чемпион Хәйдәр Әгъләметдинов истәлегенә багышланган шахмат-шашка ярышлары үтте. Авыл җирлеге хезмәткәрләре кунакларны якты йөз, тәмле чәй белән каршы алдылар.  
Чәршәмбедә Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта  сыерларда маститка каршы профилактика һәм әлеге авыруны дәвалау буенча зона семинар-киңәшмәсе үтте. Семинарны ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең профилактика һәм дәвалау бүлеге җитәкчесе Дамир Хөснетдинов алып барды.  

17
октябрь, 2014 ел
җомга


"2014-2020 елларда Татарстан Республикасында талантлар белән идарә итү стратегиясе" дәүләт программасы проекты турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә катнашучылар сөйләште. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.


 18 -19 октябрьдә,  Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында гадәттәге көзге ярминкәләр узачак.
Новый поселогы"Березка" балалар бакчасы  хезмәткәрләре яңгырлы һава булуга карамастан, бакчага якын булган мәйданнарны җыештырдылар һәм чыршылар утырттылар. 

  Дәүләт Советы икенче һәм соңгы - өченче укылышта "кышка вакытка" күчү турындагы законны кабул итте. Закон буенча, сәгатьләрне 26 октябрьдә күчерәбез. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International