ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
10 октябрь  көнне Калмаш авылында гомер кичерүче Асылгәрәева Хадичә Асылгәрәй кызына   90 яшь тулды,аны  гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Әхмәтова Л. Х.  килде,әбигә  иң изге теләкләр җиткерелде,
"Тополек" балалар бакчасында традицион булмаган ата-аналар җыелышы узды. 
  "Абунәче ункөнлегендә "Якты юл"  газетасына 700 кеше ташлама белән  язылган һәм бүләкләнгән. "Күзкәй " ягулык салу станциясе  директоры Фрүр Шәфыйков елдагыча 100  ветеранга "Якты юл" газтасына  язылып-бүләк ясаган.
11 октябрь көнне районыбызның  Кече Шильнэ мәдәният йортының “Сударушки"”  фольклор коллективы (җитәкчесе Арби Вилидов) Казанның филармония концертлар залында үткән, үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарның “Балкыш” (Сияние) конкурсының финалында -      йомгаклау концертында   уңышлы чыгыш ясап, Лауреат дипломына лаек булдылар. 

Мәдәният елы уңаеннан 10 октябрьдә Калмия авыл китапханәсендә “Яшьлегемә кире кайтыр идем” исемендә, авылдашлары шагыйрә Зөләйхә Закирова белән очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәдә авыл халкы, Калмия мәктәбе укучылары, район китапханәчеләре катнашты. Бәйрәм дә шагыйрәнең шигырьләре, көйгә салынган җырлары  музыка  мәктәбенә йөрүче укучылар башкаруында яңгырады.

Район мәгариф бүлегендә күп еллар буе   кадрлар бүлеге башлыгы булып эшләгән,тырыш,уңган, хәергесе вакытта лаеклы ялда булган Никитина Наилә Барый кызы Тукай районында Өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган Спартакиада катнашып  "Өстәл теннисы" һәм "Армспорт" номинацияләрендә  җиңеп  ике 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз, Сезне Наиля апа!
10 октябрь көнне Казан шәһәренең үзәк стадионында мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы булды. Эстафета, озынлыкка сикерү, гер күтәрү, армрестлинг, шашка һәм канат тарту ярышлары булды. Тукай  районы мәгариф хезмәткәрләре әлеге ярышта 15 нче урынны алуга ирештеләр.

15 октябрь көнне сәгать 9.00да  Тукай муниципаль район Советының XXXI I  утырышы була

 


13
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Районда 4  зонада бильярд буенча ачык  турнилар узды. Җиңүчеләр билгеләнелде. Аларны   17 октябрь көнне  узачак ,район  турында катнашырга көтеп калабыз 
11 октябрьдә, «Казан” агросәнәгать паркында белем бирүнең төбәк системасын камилләштерү һәм яшьләр арасында эшче һөнәрләрен популярлаштыру максатларында мәгариф оешмаларының көзге республика ярминкәсе узды.Бу ярминкәдә Башкарма комитетның мәгариф   өлкәсе буенча урынбасары Рамиль Исаев һәм 46 белем учреждениесе катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International