ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

БүгенТукай  муниципаль  районы башлыгы Вәсил Хаҗиев    Икътисадый Совет утырышында катнаша . Ул  Теләче муниципаль районында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уза. 

 

2 октябрь көнне районыбызның Яңа Бүләк авылында яшәүче хезмәт ветераны, 87 яшьлек  Мирсәитова Рәшида апа   (җитәкчесе , баянист Гимазетдинов Нәзир)      "Алма кебек матур чагым "  дигән шаян җыр башкарып халык күңелен  яулады һәм   Лауреат дипломына лаек булды   

Мряс   авылында гомер кичерүче ,тыл ветераны Марданова Маһирә Хәйретдин  кызына  90 яшь тулды.  Аңа   Россия Президентының котлау открыткасын,  Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырылды, 

АМАЗ» ААҖ ул төзелә башлауга 45 ел уңаеннан, шулай ук Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багышланган «Юбилей» авточабышы уздыра.

 

Узган атнада КНИТУ базасында Республика икмәк заводларының икмәк пешерүчеләре һәм кондитерлары арасында “Һөнәре буенча иң яхшы белгеч” республика смотр-конкурсы узды, аны АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты ярдәмендә Татарстан Республикасының икмәк җитештерүчеләр берлеге оештырды

"Яр Чаллы төзелеш көллияте"9,11 класс укучылары өчен ачык ишекләр көне оештыра. Ул 15 октябрь көнне 13,30 минутта узачак
3 октябрь көнне утырышлар залында балалар үзидәрә оешмасы Советында сайлаулар узды. 16 мәктәптән килгән яшь депутатлар үзләренең эш программалары белән таныштырдылар,сорауларга җаваплар бирделәр,соныннан   сайлаулар узды. Аның нәтиҗәләре:

14
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

  Хуҗаларның көзге уңышны җыештырып китүләрен генә көткән караклар, бакча өйләрен “җыештыруга” керешә.Шуңа күрә кыймәтле  әйберләрегезне, инстументларыгызны бакчада калдырмагыз. 

Мәдәният елы уңаеннан 14 октябрь көнне Борды авыл китапханәсе мөдире Дусманова Зәйфәрә Миннеахметовна  “Изге покрау” дип исемләнгә чара уздырды.   Китапханә каршында эшләп килүче “Туганайлар” шөгел клубы үзешчәннәре башкаруында җырлар , такмаклар әйтелде.  

 Сәмәкәй  авылында гомер итүче Сәлихова Тәйфә Сәлих кызына   кызына 95яшь тулды. Аны җылы эчтәлекле  сүзлэр белән  район башлыгы урынбасары Люция  Хак кызы  һәм авыл җирлеге башлыгы   котладылар. Аңа Рәсәй президенты В.В. Путинның  рәхмәт хаты тапшырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International