Иске Абдул мәдәнит йорты каршында оешкан "Асылъяр" фольклор коллективы, авыл җирлеге башлыгы Р.Х. Сафина җитәкчелегендә, Яр Чаллы шәһәренең хәрби хәрәкәт ветераннары госпиталендә, яңа шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашында үткән өлкәннәр көне уңаеннан, госпитальдә ятучы әби-бабайлар өчен оештырылган концертта чыгыш ясады.
10 октябрь Княз мәдәният йортында «Ирекле пирамида»дигән авылара бильярд буенча сайлап алу турниры узды. Княз,Иске Абдул, Новотроицкое, Семекәй аыл җирлегенән барлыгы 15 кеше катнашты.
Яңа Бүләк авыл җирлегенә кергән дүрт авыл өлкәннәрен бергә җыеп “Гомер китабымның битләре “ дип исемләнгән бик матур кичә оештырдык.Безнең җирлектә 150 дән артык ветеран- пенсионер бар,өлкәннәре дә, яшь ветераннарыбыз да безнең иң зур байлыгыбыз! Быелгы бәйрәмебез аеруча күңелле, истә калырлык булды дияр идем мин, чәй табыны янында очрашкан өлкәннәребез сөйләшеп- гәпләшеп һич туя алмадылар.