3 октябрь көнне Югары Суык-Су авыл клубында өлкәннәр көне уңаеннан чара узды. Өлкәннәрне котларга авыл җирлеге башлыгы Наис Миргасимович да килде. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.
Әҗмәкәй авыл клубында «Мең шөкер бу гүзәл дөньяга» дип исемләнгән бик матур кичә узды. Әлеге искиткеч чара табигатькә багышланган иде.Кичәне клуб мөдире Зөлфия Шакирҗанова әзерләнгән.
Мәләкәс авылында Өлкәннәр көнен елдагыча зурлап үткәрделәр. Бу очрашуга Мәләкәс, Куаклы, Калинино,Яңа Җирекле авылыннан өлкәннәр чакырылган иде. Аларны Район Советы аппарат җитәкчесе Наврозова А.З, Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Мифодеев М.В., ветераннар советы председателе Хайрутдинов Н.Х. җылы итеп котладылар. Матур эчтәлектәге концертны әби-бабайлар, өлкәннәребез тәпләп чәй эчү белән дәвам иттеләр.