ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

Казан шәһәренең «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «РИТЭК» ААҖ һәм «Лукойл» хәйрия фонды тарафыннан бишенче тапкыр уздырылучы социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенә йомгак ясалды.  Җиңүчеләр арасында лауреат исеме алган Мусабай Завод авылыннан  Айдар Хөсәенов та бар.

 

Бәтке  мәдәният йортында узучы әлеге чараларга авылның яше дә, карты да бик теләп йөри. Шушы көннәрдә генә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау рәвешендә узган чара да үзенә янәдән бөтен авыл халкын җыйды. Кунаклар төрледән-төрле конкурсларда катнашып җырладылар да, биеделәр дә
6  октябрь  көнне Яр Чаллы шәһәре Халыклар дуслыгы мәдәни Үзәгендә  "Татарстан-туган йортыбыз"  дигән республика  этнокультура фестиваленең 2-нче туры узды.  Бу фестивальдә Княз   поселогыннан Габдуллина  (Морозова)  София   уңышлы гына чыгыш ясады һәм     Гала –концертта катнашырга юллама алды.  

  4 октябрь көнне   Княз мәдәният йортында "Көзге бал" кичәске узды. Яшьләр бу кичәдә чын күңелдән ял итте,төрле уеннарда, бәйгеләрдә катнашты. Хаҗиев   Рияз    13,5 кг. арбуга ия булды.    

 


3
октябрь, 2014 ел
җомга
Борды  мәктәбендә районның тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының  киңәшмәсе булып узды. Тәҗрибә утраклашу, үткән уку елына нәтиҗә ясау, бурычлар кабул ителде. 
Биклэн мэктэбенен 6 нчы класс укучылары  Өлкән яшьтәгеләр көне уңаеннан бәйрәм үткэрде . Бәйрәмгә укучыларның әби-бабайлары килде. Укучылар үз куллары белән әзерләгән чәчәкләрен бүләк иттеләр.
Комсомол мәктәбенең  8 класс укучысы  Шигапова Ксения "Россия талантлары"  дигән  VI Бөтенроссия   конкурсында 2нче урыннны яулады һәм шулай ук  «Матурлык илендә"III Бөтенроссия конкурсында    дипломга ия булды 
Княз мәктәбе директоры Люция Равильевна Салахова үз хезмәттәшләрен һәм мәктәптә күп еллар  буе эшләп киткән ветеран укытучыларны  җылы итеп котлады, иң изге теләкләрен җиткерде.  
Бәтке мәктәбендә 1 сыйныфларны"Беренчеләр сафына" кабул итү булды. Әкият геройлары катнашында узган бу чара мавыктыргыч итеп педагог-оештыручы  Гайнутдинова Г.Ф. ярдәмендә узды. 4 класс укучылары 1 класс укучыларына үзлзре ясаган   матур открыткалар бүләк иттеләр 


Бәтке мәктәбендә "Йөрәк бердә картаймый" дигән чара узды. Аны 6 класс укучылары әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International