ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бакчасарай  авылы өлкәннәре өчен авыл фермеры Равил Миңнехуҗин очрашу кичәсе үткәрде. Ул аларның һәркайсына акчалата бүләк тә әзерләгән иде.  Кичә мул сыйлы чәй өстәле артында узды, әби-бабайлар үзешчәннәр концертын тыңлап, рәхәтләнеп ял итте, аларга концертны  Биклән мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләде
Җиһанга карап аның гүзәллеген күрү – зур бәхет. Һәм бу бәхетне кешегә күзләр бирә. Шуңа да аларны сакларга, кайгыртырга кирәк.
 

БМО рамкаларында үткәрелүче бәйрәмнәрнең берсе - Бөтендөнья почта көне. 1874 елның 9 октябрендә Бөтендөнья почта оешмасы (БПО) төзелә. 1969 елда Токиода узган ХVI Конгресста бу көнне почта көне итеп бәйрәм итү хакында карар кабул ителә. Бу бәйрәм илләрне һәм халыкларны берләштерә. Дөньяда бүген почта клиентлары 6800 телдә  сөйләшә, БПО га 190 почта оешмасы керә, алар бердәм почта даирәсе хасил итә һәм җир йөзендә иң зур җиткерү челтәре булып кала.

 

  Бу көн 1995 елда CIDESCOның Халыкара эстетика һәм косметология комитеты тарафыннан раслана.

Бу көнне дөньяның күп кенә илләрендә чибәрләр арасында бәйгеләр оештырыла.  Тарихта беренче матурлык конкурсы исә 1888 елда Бельгиядә уза, ә беренче “Дөнья гүзәле” бәйгесе 1951 елның апрелендә Лондонда булган.

 Тукай муниципаль районының  авыл хужалыгы  һәм  азык-телек  өлкәсендә эшләүче  өчен, 10 октябрь көнне    Круглое Поле поселогы   “Яшьлек” мәдәният йортында  узачак .

  1.  октябрь Иштирәк урта мәктәбендә "Самбо"  спорт клубы эшли башлады. Клубка барлыгы 10 малай, 4 кыз йөри. Җитәкчесе Закиров Марат Саматович. Дәресләр атнага 2 тапкыр: дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәре уза. 

Мусабай-Завод урта мәктәбе территориясендә җиңел атлетика буенча район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә ярышлар үтте. Иске Абдул, Биклән, Кнәз, Яңа Бүләк, Мусабай-Завод, Борды, Иштирәк авыллары һәм Круглое Поле поселогы урта мәктәпләреннән барлыгы 55 яшүсмер катнашты.  
Комсомолец поселогында Өлкәннәр бәйрәме авыл җирлеге башлыгы Ольга Сурованың җылы котлау сүзләреннән башланды. Кичәдә авылның мәдәни һәм ижтимагый тормышында актив катнашучы өлкәннәребез билгеләп үтелде. Шулай ук «яшь» пенсионерлар, оныкларга һәм оныкчыкларга иң бай әби-бабайлар, юбилярлар тәбрикләнде. «Петушок» балалар бакчасына йөрүче нәниләр әби-бабайларына үз җырларын бүләк иттеләр, «Вера» бию ансамбле чыгыш ясады, Изалия Вәлиуллина, Анна Шәрифьянова җырлар башкардылар. Бәйрәм мул итеп әзерләнгән бәйрәм өстәоле артында узды.

7
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
 Өлкәннәрне бәйрәм белән Круглое Поле  авыл җирлеге башлыгы Низамиева Э. Р ,ветераннар Советы рәисе Губайдуллин С.А., Архистратига Божия Михаила чиркәүеннән  атакай Виктор котладылар. Кичәдә130 кеше катнашты. 

3 октябрь көнне Новый поселогы мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан “Кереп барам гомер көзләренә” исемле зур чара үткәрелде. Бәйрәм яшь пенсионерларны өлкәннәр сафына кабул итеп, дипломнар тапшыру белән башланып китте һәм җыр, бию, нәфис сүзләргә үрелеп барды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International