ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

20 августта Россия Федерациясе Хөкүмәте Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе иминлеген тәэмин итү максатларында аерым махсус социаль - икътисадыйчаралар куллану турында» 2014 елның 6 августындагы 560 номерлы Указын гамәлгә ашыру хакында” үзенең 2014 елның 7 августындагы 778 номерлы карарына үзгәрешләр кертте һәм раслады.

Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларының торышын анализлау нәтиҗәләре буенча аерым товар позицияләрен төгәлләштерү зарурлыгына бәйле рәвештә, халыкның аерым төркемнәреенең мәнфәгатьәрен исәпкә алып эшләнде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләреннән мәгълүм булганча, республикада 900,4 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган, бу фараз күрсәткечләренең 58%ын тәшкил итә.

Шул исәптән 243,5 мең га мәйданда – уҗым бодае, 238,2 мең га – уҗым арышы, 51,9 мең га – сабан бодае, 256,5мең га - тары, 50,0 мең га -0 борчак, 47,0 мең га мәйданда солы суктырылган.

Кичә «Болгар» тарихи-архитектура музей-тыюлыгының ЮНЕСКО исемлегенә кертелүен рәсми рәвештә раслаучы сертификат тапшырылды. Тантаналы чара М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һ.б. рәсми затлар катнашты. Чара театральәштерелгән тамаша белән башланып китте. Шуннан соң сәхнә түренә Рөстәм Миңнеханов һәм Ирина Бокова күтәрелде. "Миңа сезнең искиткеч шәһәрегездә булу бик рәхәт, - диде И.Бокова һәм танылган язучы Герценның Казан шәһәре турында язып калдырган сүзләрен дәлил итеп китерде.
1-5 август көннәрендә Казанда VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы булды. Анда 25 илдән, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм Татарстаннан килгән 600 делегат катнашты. Татар яшьләре форумында безнең районнан Биклән кызы Диләрә Мәүләветдинова булып кайтты.
 
Авыл хуҗалыгында хәзер кызу эш өсте. Шуңа игенчеләрне беразга булса да ял иттерү максатыннан «Объектив» агитбригадасы кырга игенчеләр янына күңелле концерт белән чыкты.
Үзешчән артистларыбызның сәфәре игенчеләрнең төшке аш вакытына туры килде. 
Мэлэкэс мэктэбендэ    республика буенча игълан ителгән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясендэ район Советы  аппарат житэкчесе Наврозова А.З. , авыл жирлеге башлыгы Мифодеев М.В.  , мэктэп житэкчелэре, кунаклар, ата-аналар катнашты.
Иштирэктэ татар теле әдәбияты укытучыларының "Татар  теле һәм әдәбияты укытучысы үсешенең социаль ресурсы: хезмәттәшлек, җаваплылык, компетентлылык" дигән тема астында семинар үтте. Киңәшмәдә ПМЦ ПК и ПП РО КФУ ның өлкән укытучысы Сафина Зөлфирә Миннәхмәтовна катнашты. Киңәшмә эшлекле һәм файдалы үтте.
Район мэгариф идарәсе  җитәкчесе Рамиль Исаев бөтен республика буенча игълан ителгән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында Новый поселогы  балаларына портфельлэр тапшырды. Бу очрашуда мэктэп житэкчелэре, кунаклар, ата-аналар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International