ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2014 ел
дүшәмбе

23 нче август көнне Татарстан авыл китапханәсендә  1 нче сыйныфка баручы балалар белән очрашу узды. Очрашу бик күңелле үтте. Балалар барысыда китапханәгә язылып, китаплар алып кайтып киттеләр.

Иштирәк  мәктәбендә үткәрелгән татар теле укытучылары киңәшмәсендә  авыл  китапханә хезмәткәрләре дә актив катнашты. Алар ярдәме белән бай эчтәлекле  театралләштерелгән  сценария төзелде , татар теленең әһәмите турында укучылар  сәхнәләштерелгән  әсәр буенча чыгыш   ясадылар .Укучылар да , килгән кунакларда  чын күңелдән кәнагать  булып калдылар
27 август көнне Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым республикабызның иң яхшы гаиләләре белән очрашу үткәрә. Президент гаиләсе белән очрашуга Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан 53 гаилә киләчәк. Алар арасында райондашларыбыз –  Яңа Бүләктән Назыйр һәм Дилбәр Гыймазетдиновлар да бар. Алар 28 ел бергэ яшилэр,3 кыз устергэннэр. Жырга-монга ия булган бу гаилэдэ оныклар да сэнгатькэ гашыйк булып усэрлэр , дип телисе генэ кала . 

22
август, 2014 ел
җомга

Россия Президенты Владимир Путин бу атнада ГТО физкультура комплексын яңадан гамәлгә кертү турындагы Указ чыгарды.   ГТО комплексы быелның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк. Аның нәтиҗәләре вузларга кабул иткәндә дә исәпкә алыначак.

 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә,  

Республикада 619,7 мең тонна печән, 2761,7 мең тонна сенаж, 145,6 мең тонна силос әзерләнгән.

Уҗым культуралары 109,5 мең га мәйданда чәчелгән, бу фараздан 16 % тәшкил итә.

 

«Чаллы яшелчәсе» хезмәтчәннәре   кәбестә басуында эшләүләрен дәвам итәләр. 50 гектар басудагы бу яшелчә уңышы зарланырлык түгел.Кәбестә алуда барлыгы 15 кеше эшли .Басудан көн саен 20 тоннага якын кәбестә җыеп алына.  «тобиа», «бузоний» сортларыннан гектарыннан уртача 400 центнер чыга.
 

22 кешелек төркем Алабуганың тарихи урыннары белән танышып кайтты. Экскурсияне ветераннарның «Йолдыз» клубы мөдире, педагог һәм экскурсовод булып эшләгән Н. Закирова җитәкләде.Алар  «Шайтан шәһәрчеге» дип аталган Болгар дәүләтенең күзәтү каланчасы саналган борынгы тарихи һәйкәл  янында булдылар,атаклы кавалерист, 1812 елга француз сугышының батыр кызы, фельдмаршал М. Н. Кутузовның ординарецы Н. Дурова,   атаклы рус шагыйрәсе М. Цветаева музейларында булдылар.

Узган елларда беренчегә керүчеләр саны 280-290 тирәсендә тирбәлсә, быел алар 354  булачак.  Кнәз һәм Бәткедә быел 50шәр, Круглое Поле һәм Яңа поселокларында 35әр бала беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Шунысы сөендерә – бер генә мәктәпнең дә беренче сыйныфы буш калмаячак. 
Тукай районында ике ел рәттән инде тугызынчылар да, унберенчеләр дә математикадан имтиханны тулы составта тапшырды. Һәм ике елда да күрсәткечләр республиканыкыннан югарырак. БДИ һәм Бөтенроссия олимпиадасы нәтиҗәләре буенча республиканың иң яхшы 100 мәктәбе арасына безнең 8 мәктәп керде. 
2014 елның 19-21 августына чаклы  Район Советы депутатлары, ата-аналар, укытучылар «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендэ катнаштылар   .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International