ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2014 ел
сишәмбе
  Аксубайда билбаулы көрәш буенча үткән Татарстан Республикасы беренчелегендә тукайлылар да сынатмады. Ярышларда 1997-1999 елгы яшүсмерләр катнашты. Районыбыз данын Круглое Поле поселогы, Биклән һәм Бәтке авыллары балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яклады. 
 

 
Яңа Бүләк авылыннан әниле-кызлы Зәлия белән Зөлфия ханым Нәҗметдиновалар Мәскәүдә үткән «Моя страна – моя Россия» Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында катнашып кайтты.Алар «Мое село» номинациясе буенча чыгыш ясаганнар,проект Яңа Бүләк авылының чишмәләре турында .  

 ТР Министрлар Кабинетында республика район һәм шәһәрләре арасында үткәрелә торган социаль проектлар конкурсы җиңүчеләренә һәм лауреатларына грантлар алуга сертификатлар тапшырды . Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне реконструкцияләү проекты белән Кече Шилнә авыл җирлеге конкурсантлар арасында лауреат булды.Аларга  580 мең сумлык сертификат тапшырылды.

Авыл хуҗалыгын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Ханов Ренат Хәниф улы» крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Ханов Ренат Хәниф улына «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

 Бу бәйрәмдә  Комсомолец поселогының «Любослава» җәмгыятендә ветеринар табиб булып хезмәт куючы Илгизә Хәйбуллина «Мисс ветеринария табибы» дип аталган конкурста катнашып III урынга лаек булды, 

  Тукай  районы  республикада иң яхшылардан дип билгеләнеп  I урынга лаек булды . Район ветеринария оешмасына Лада «Ларгус» машинасы ачкычын  тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырды 

25
июль, 2014 ел
җомга
23 июль көнне С. Сәйдәшев исемендәге хуҗалык кырында "Көлтә бәйрәме" үткәрелде

Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге19 июль көнне Ижау шәһәренә экскурсия оештырды. Анда 43 кеше Росссиянең иң матур җәнлекләр зоопаркында күзәтү алып барды.   


17
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Княз мәдәният йорты кашында эшләп килүче «Айбагыр»крәшен фольклор   ансамбле  республикакүләм халык бәйрәме Питрауда  катнашты   

14
июль, 2014 ел
дүшәмбе

18 июльдә Тукай муниципаль районы Советының XXX утырышы була.

 Утырыш 10.00 сәгатьтә  башлана.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International