ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2014 ел
чәршәмбе

Княз мәктәбенең  8 класс укучылары тимурчылык десанты оештырдылар,алар  авыл җирлегендә булган һәйкәлләрне  карап, чистартып торалар.  

Район мәгариф бүлеге меодистлары Казан шәһәрендә "Фикерләүне үстерү" дигән укуда  булып кайтты. Бу  проект эшчәнлегеә ,алар мәктәп укытучыларында өйрәтәчәкләр  
29 июль  көнне  мәгариф бүлеге җитәкчесе Исаев Р. Р. белән берлектә , мәктәп директорларының  күчмә җылыш уздырдылар. Җыелыш -мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген барлау максатында узды.  Алар  Кече Шильнә, Иштерәк , Калмия, Калмаш, Новотроицкое  ,Мәләкәс  авыллырында булдылар  

  Круглое Поле поселогы китапханәсендә «Матур җәйләр китап белән” дигән чара узды. 

 Шильнебаш китапханәсендә В.М.Шукшинның  85 яшьлеге уңаеннан«Обожжённый властью» дигән  китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды.  


29
июль, 2014 ел
сишәмбе
Яр Чаллы шәһәренең 56нчы янгын сүндерү частенда район авылларына өч янгын сүндерү машинасы тапшырылды. Шәһәр биргән машиналар Круглое Поле поселогына, Боерган һәм Мус. Завод авылларына бирелде.
«Бердәм Россия» партиясе республика районнарында һәм шәһәрләрендә халык җыеннары үткәрә. Безнең районда бу чара 20 август көнне Иске Абдул җирлегендә узар дип планлаштырыла. Анда барлык авыл җирлекләреннән дә вәкилләр килер дип көтелә.

Шушы көннәрдә Яңа поселогы мәдәният йортының кече залы кунаклар кабул итте. Анда үзенчәлекле гаилә бәйрәме узды-Сәмәкәй, Сосновый Бор, Яңа, «Татарстан» совхозы поселокларыннан  әти-әниләре белән яңа туган сабыйлар , туган-тумачалар , дәү әниләре белән килгән нәниләр.Аларга Ана капиталы сертификаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
 
  Новотроицкое авылында искиткеч гүзәл һәм сокланырдай гаилә яши – Мария Филатовна  белән Семен Тихонович Ситниковлар. Аларның икесенә дә быел 90 яшь тулды,ә өйләнешкәннәренә  – 70 ел. Гомер юлларында да төрлесе булгандыр: шатлыгы да, кайгысы да. Ләкин бернигә дә карамастан Семен Тихонович белән Мария Филатовна аларны, иңгә-иң куеп, бергә күтәргән, бергә үткән. Гомер буе бер-берсен ихтирам итеп, һәрвакыт юл куеп, авыр мизгелләрдә бер-берсенә терәк, кирәк булып, бер-берсен ярты сүздән аңлап искиткеч матур гомер кичерәләр. 
 
 . Быел 
   Яңа поселогы егете Тимур Колчерин  рэп әйтү буенча II урынга лаек булды. Ул Бөтенроссия «Арт Квадрат» дип исемләнгән яшьләр сәнгате фестивалендә беренче тапкыр гына катнашкан һәм  җиңүгә ирешкән  !    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International