ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

 Русиянең Дәүләт думасы кышкы вакытка күчүне кире кайтаручы канунны икенче һәм өченче укылышларда кабул итте.

Быел октябрь азагында Русия кышкы вакытка күчәчәк. Яңа канун нигезендә вакыт зоналары тугыздан унга кадәр артачак. 

   

Россиянең барлык субъектларында да тавыш бирү ысулы белән әлеге төбәкләрне символлаштыра торган үсемлекләр сайланачак. 1 июльдә http://ruspriroda.ru рәсми сайтында илкүләм тавыш бирү башланачак, аның барышында, россиялеләр үз төбәкләренең яшел символларын сайлый ала. Алар сыйфатында төрле үсемлек булырга мөмкин: әлеге төбәк белән бәйләнешле һәм аның халкы өчен аеруча зур мәгънәгә ия агачлар, куаклык яисә чәчәкләр.

 

Татарстанда 2014 елда 64 тыс. га кулланылмаган җирләр бар,былтыр  бу сан 54,5 тыс. га булган

16-20 июль көннәрендә республикабызда Студентлар мәгариф форумы узачак. Оештыручылар әлеге чараны үзенә күрә Татарстан Селигеры дип атый. Төрле уку йортларында белем алучы егет-кызлар өчен ул үзара аралашу, яңага өйрәнү, үз проектларын тәкъдим итү мәйданы булачак.

 

Педагогларны якларга кирәк!

Мәктәп укытучыларын мыскыл иткән, алардан көлгән өчен укучыларны яки аларның әти-әниләрен җинаять җәзасына тартырга мөмкиннәр.
 

РФ Хөкүмәте 2015 елгы бәйрәм көннәрен бәян итте.
Шулай итеп, киләсе елда русиялеләрнең Яңа ел каникуллары 11 көн (1-11 январь) дәвам итәчәк. Майда безне җиде бәйрәм ялы көтә (1-4 майда һәм 9-11 майда).  

Россиялеләр бармак эзләре төшерелгән паспортларны инде киләсе елдан ук ала башларга мөмкин

Россиялеләр үзләренең бармак эзләре төшерелгән чит ил паспортларын инде киләсе елдан ук ала башларга мөмкин, дип хәбәр итә РФ Федераль миграция хезмәте башлыгы Константин Ромодановский.

8 июль – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Зур Шилнә авылында акция "Без сезгә  елмаю һәм  мәхәббәт бүләк итәбез" дигән сүзләр белән башланп китте.  Акция  ясаучылар гаиләләрдә булдылар, «февронькалар» тараттылар. 

9
июль, 2014 ел
чәршәмбе
   Россия Федерациясе  Президенты 29.10.2013 года № Пр-2542 карары нигезендә яшәү шартлары яхшыртуга мохтаҗ  кешелә барлау ,аларга федераль  бюджеттан ярдәм оештыру турында   белешмә җыю бара . Бу пилот проекта  Татарстан Республикасыда кертелгән.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International